Новости за 22 января 2016
-
Мамадыш иреклеләре мастер-класс күрсәтә
Мамадышта мондый дәресләрнең әле булганы юк иде. Шәһәр спорт мәктәбе директоры Руслан Имамиев сүзләренә караганда, Мамадыш җирлегендә көрәш спорт төрен тагын да популярлаштыру йөзеннән быел мәктәпләргә килеп осталык дәресләре оештырырга булганнар. Моңа кадәр үз күнекмәләрен күрсәтеп лицейчыларны таң калдырсалар, бүген инде Красная Горка укучылары күңелендә көрәшкә хөрмәт уяттылар. - Укучыларда...
-
Мамадышта ярминкәгә әзерләнәләр
Бу атнаның шимбәсе, 23нче гыйнвар иртәсендә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырыла. Шәһәребезнең үзәк мәйданында үткәрелүче традицион чара өчен бу юлысы Шәдче икътисадый зонасы хезмәтчәннәре җаваплы. Шушы төбәкләрнең бюджет оешмалары, фермер хуҗалыклары Мамадыш халкына үтемле бәядән сыйфатлы продукция алып киләчәк. Ярминкәдә мулдан ит һәм сөт, камыр ризыклары, терлек азыгы, кул эшләнмәләре...
-
Мамадышта грипп белән авыру очрагы теркәлмәгән
Район үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Айрат Галиев хәбәр итүенчә, быел төбәгебездә бер генә грипп белән авыру очрагы да теркәлмәгән әле. -Теркәү өчен, анализын башка шәһәргә алып барып ясатырга кирәк. Кеше аны, сәламәтлеге ныклыкка карап, җиңел дә кичерергә мөмкин. Былтыр көз көне 11750 кешегә гриппка каршы прививка ясалган иде. Ул беренче чиратта...
-
Мамадыш аграрийлары язгы кыр эшләренә әзерләнә
Районыбызның күмәк хуҗалыкларында, агрофирмаларында язгы кыр эшләрендә катнашачак техникаларны ремонтлау бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәренә караганда, бүгенге көндә тырмаларның 95, культиваторларның 78, чәчкечләрнең 54 проценты сафка бастырылды. Быел язгы кыр эшләрендә төбәгебезнең агросәнәгать оешмаларыннан 347 трактор катнашачак. Хәзерге вакытта аларның 173 данәсе төзекләндерелгән. Бу гомуми санның 50 %...
-
Мамадышның кризис кичерүче парларына тест тәкъдим итәләр
Ана капиталы программасына башлангыч бирелгән 2007 ел белән чагыштырганда, республика гаиләләрендә икенче балалар - 78 процентка, өченче сабыйлар - 106 процентка, дүртенче һәм аннан соңгылар 81 процентка арткан. Бу хакта Татарстанның ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева белдерә. Аның искәртүенчә, иҗтимагый аңда өч балалы гаиләне үрнәк итү буенча эш алып барылырга...