Мамадышта грипп белән авыру очрагы теркәлмәгән
Район үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Айрат Галиев хәбәр итүенчә, быел төбәгебездә бер генә грипп белән авыру очрагы да теркәлмәгән әле. -Теркәү өчен, анализын башка шәһәргә алып барып ясатырга кирәк. Кеше аны, сәламәтлеге ныклыкка карап, җиңел дә кичерергә мөмкин. Былтыр көз көне 11750 кешегә гриппка каршы прививка ясалган иде. Ул беренче чиратта...
Район үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Айрат Галиев хәбәр итүенчә, быел төбәгебездә бер генә грипп белән авыру очрагы да теркәлмәгән әле.
-Теркәү өчен, анализын башка шәһәргә алып барып ясатырга кирәк. Кеше аны, сәламәтлеге ныклыкка карап, җиңел дә кичерергә мөмкин. Былтыр көз көне 11750 кешегә гриппка каршы прививка ясалган иде. Ул беренче чиратта авыруны авыр кичерәчәк категориягә- балаларга, хроник авыруларга, 60 яшьтән өлкәнрәкләргә һәм даими халык арасында эш итүчеләргә-медицина һәм мәгариф хезмәткәрләренә ясала. ОРВИ буенча да күтәрелеш күзәтелми әле,- дип сөйләгән табиб "Нократ" газетасы хәбәрчесенә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев