Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш иреклеләре мастер-класс күрсәтә

Мамадышта мондый дәресләрнең әле булганы юк иде. Шәһәр спорт мәктәбе директоры Руслан Имамиев сүзләренә караганда, Мамадыш җирлегендә көрәш спорт төрен тагын да популярлаштыру йөзеннән быел мәктәпләргә килеп осталык дәресләре оештырырга булганнар. Моңа кадәр үз күнекмәләрен күрсәтеп лицейчыларны таң калдырсалар, бүген инде Красная Горка укучылары күңелендә көрәшкә хөрмәт уяттылар. - Укучыларда...

Мамадышта мондый дәресләрнең әле булганы юк иде.

Шәһәр спорт мәктәбе директоры Руслан Имамиев сүзләренә караганда, Мамадыш җирлегендә көрәш спорт төрен тагын да популярлаштыру йөзеннән быел мәктәпләргә килеп осталык дәресләре оештырырга булганнар. Моңа кадәр үз күнекмәләрен күрсәтеп лицейчыларны таң калдырсалар, бүген инде Красная Горка укучылары күңелендә көрәшкә хөрмәт уяттылар.

- Укучыларда көрәш турында гомуми күзаллау булдыру максаты белән мастер-класслар ясарга булдык. Районда көрәш белән кызыксынучылар байтак, әмма кече яшьтәгеләр азрак. Ә көрәш белән нәкъ 1-2 нчы сыйныфтан шөгыльләнә башларга кирәк. Мин үзем 6 яшьтән көрәшкә йөри башладым, бүгенге көнгәчә әлеге спорт төрнә хыянәт иткәнем юк,- ди тренер Владислав Филиппов.

Тренерлар Ришат Муллаәхмәтов, Владислав Филиппов кулы астында шөгыльләнүче 6 егет келәмдә нинди генә трюклар күрсәтмәде: ике-өч катлы сальтолар дисезме, көндәшне аяктан егу, аркасына аудару алымнары дисезме. Укучылар көрәшчеләрнең чыгышларын карап кына калмады, 5 баллы шкала буенча бәя дә бирделәр. Билгеле, һәммәсенә 5 балл куелды, өстәвенә плюс тамгасы белән. Александр Кузнецов, Азим Очилдиевны кызылтаулылар аеруча үз иттеләр. Берничә трюкларын кабаттан күрсәтүләрен сорадылар.

Тамырлары белән Борынгы Грециягә үк барып тоташкан әлеге Олимпия спорт төре белән сез дә кызыксынасыз икән, Республиканың көрәш буенча махсуслаштырылган балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә рәхим итегез. Биредәге ирекле көрәш секцияләренә 7-17 яшькә кадәргеләр кабул ителә.

Адресы: Мамадыш шәһәре, Карл Маркс урамы, 23 нче йорт. Белешмәләр өчен телефон: 3-17-43.

А.А.М.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250