Татарстанда ел башыннан 7000 хатын-кыз йөклелек һәм бала табу буенча пособие алды
Татарстан Социаль фонды ел башыннан йөклелек һәм бала табу буенча ялда булган 6800 дән артык әнигә йөклелек һәм бала табу буенча иминият пособиесе рәсмиләштерде. Гомумән алганда, ел башыннан аларга 872,3 млн сумнан артык акча күчерелгән.