Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җәһәннәм сазлыкларын узган кеше

Түбән Козгынчы авылы аксакалы, туксан яшьлек Хөсәен ага Фәхретдинов 1942нче елда Волхов фронтының 2нче удар армиясендә элемтәче булып сугышка керә. Унсигез яшьлек егет снаряд ярчыгы, пулялар яңгыры астында элемтә чыбыгы сузган вакытта күп тапкырлар үлем белән күзгә-күз очраша. Тик оста хәрәкәт итеп кенә үлемнән котылып кала ул. Аннан батыр, кыю...

Түбән Козгынчы авылы аксакалы, туксан яшьлек Хөсәен ага Фәхретдинов 1942нче елда Волхов фронтының 2нче удар армиясендә элемтәче булып сугышка керә.
Унсигез яшьлек егет снаряд ярчыгы, пулялар яңгыры астында элемтә чыбыгы сузган вакытта күп тапкырлар үлем белән күзгә-күз очраша. Тик оста хәрәкәт итеп кенә үлемнән котылып кала ул. Аннан батыр, кыю солдатны танкларны юк итә торган артиллерия расчетына билгелиләр. Ленинградны саклап калу өчен канкойгыч сугышларда Хөсәен ага бик каты яраланып, госпитальгә эләгә. Терелеп чыкканнан соң, блокаданы өзүдә катнаша. Аннан Новгород, Псков өлкәләрен азат итү өчен көчле сугышлар башлана. "Ул тирәләрдәге сазлыкларны кичү сөйләп тә, язып та бетерә торган түгел. Меңнәрләгән фашистлар һәм безнең солдатлар ятып калды үлем, җәһәннәм сазлыкларында," - дип искә ала ветеран. Бабасы азат иткән, сугыш белән үткән Псков өлкәсендә Хөсәен аганың оныгы Илгизәр дә хезмәт итеп кайткан икән. Кабат Литва, Латвия җирләре өчен аяусыз сугышлар башлана. Рига шәһәрен азат иткәндә, башына ярчык тиеп, тагын яралана. Күзе күрмәс, колагы ишетмәс, сөйләшә алмаслык булып кала. Озак дәваланырга туры килә аңа госпитальләрдә. Терелеп аякка баскач, кабат үз частена кайтып, дошманны тукмый башлый.
Хәзер инде Польша, Германия җирләрендә аяусыз сугышлар башлана. Җиңү арты җиңү яулап, дошманның үз өненә килеп җитәләр алар. Берлинны штурмлауда да катнаша авылдашым. Фашист илбасарларны тар-мар итеп, күкрәк тулы орден-медальләр белән туган авылына әйләнеп кайта. Аның сугышчан бүләкләре арасында Кызыл Йолдыз, Ватан Сугышы орденнары, ике "Батырлык өчен", "Ленинградны азат иткән өчен", "Германияне җиңгән өчен", "Сугышчан хезмәтләре өчен" медальләре бар.
Тыныч тормышта да сынатмый җиңү яулап кайткан солдат. Гади тракторчыдан инженер-механик дәрәҗәсенә күтәрелә. "Коммунистик хезмәт ударнигы", "Атказанган колхозчы" исемнәренә лаек була. Тормыш иптәше Мәгъмүрә апа белән өч кыз, ике малай тәрбияләп үстерделәр. Хәзер инде оныклары да үз гаиләләрен корган, оныкчыклары җитеп килә аларның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев