Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Модалы хөкем

Яңа ел-үзгәрешләр чоры. Чыннан да, бәйрәмгә берничә көн кала, без барыбыз да ниндидер могҗиза көтеп яши башлыйбыз, курантлар сукканда иң кыю теләкләребезне телибез һәм уй-хыялларыбыз чиратка тезелеп бер-бер артлы тормышка аша башлагач та, могҗизаларга ышануыбызны дәвам итәбез. ГӨЛНАЗ КАДЫЙРОВА Тик яңа үзгәрешләр көтүчеләр иң танылган "Үзеңнең тирә ягыңны үзгәртәсең килсә,...

Яңа ел-үзгәрешләр чоры. Чыннан да, бәйрәмгә берничә көн кала, без барыбыз да ниндидер могҗиза көтеп яши башлыйбыз, курантлар сукканда иң кыю теләкләребезне телибез һәм уй-хыялларыбыз чиратка тезелеп бер-бер артлы тормышка аша башлагач та, могҗизаларга ышануыбызны дәвам итәбез.

ГӨЛНАЗ КАДЫЙРОВА

Тик яңа үзгәрешләр көтүчеләр иң танылган "Үзеңнең тирә ягыңны үзгәртәсең килсә, үзеңнән башла" дигән гыйбарәне исенә төшерми. Кемдер, мондый кагыйдәләргә буйсынып, бурычларын түләп бетерү өстендә эшли, икенчеләр гашыйк булырга омтыла, андый проблемалары булмаганнар матурлык салоннарына юл тота. Алсу Мирсәтова белән Нурфәния Гарипова-хезмәттәшләр. Катмыш һәм Түбән Сон авыл җирлекләренең башкарма комитет секретарьлары Мамадышка күбрәк эш мәсьәләләрен хәл итү өчен киләләр. Шулай да, бүген гүзәл ханымнар эшләрен тиз генә төгәлләделәр дә, Яңа елга аз гына вакыт калып баруын истә тотып, "Азия" матурлык салоны" исеме астында ниләр яшеренгәнен белергә булдылар.

Салон хезмәткәрләренең бирегә нинди максатлар белән килүләре турында соравына алар бертавыштан: "Күңел ниндидер яңалык көтә",-дип җавап бирделәр. "Аңлашылды, клиентлар ни кирәклеген үзләре дә белмиләр",-дип, белгечләр эшкә кереште. Яңа имидж булдыру өстендә иң элек берәр сәгать чамасы парикмахерлар эшләде, чәчләрне буядылар, матур прическалар ясадылар. "Бер ел эчендә талчыккан" хатын-кыз образын юк итү процессының беренче этабыннан соң, экспериментта катнашучылар көзгедән үзләрен күреп озак сокландылар. Ә берсенең тормыш иптәше үз башын да белгеч кулларына һәм кайчыга ышанып тапшырырга ниятләвен билгеләп үтте. Геройларны икенче этапка әзерләгән арада без, уйламаганда гына бу чараларга шаһит булганнар, секретарьларның булачак өс-башын үз кулыбызга алырга уйладык. Киләсе ел "хуҗасына" ярарга тырышып, киемнәрне еланга охшатып сайларга булдык. Шәһәр базарында берничә минут йөргәннән соң, матур кием-салым эзләүнең уңышсыз булачагында шик калмады һәм без барысын да хатын-кызның сиземлелегенә һәм зәвыгына тапшырдык. Еланнарның да төрлесе була бит...

...Безнең төшерү төркеме вакытында өлгерде, идарә дилбегәсен үз кулларына визажчы алды. Нурфәния Гарипова "көз-хатын-кыз" булып чыкты һәм косметиканың тиешле тоннары аны тагын да серлерәк һәм назлырак итте, ә "яз-хатын-кыз" Алсу Мирсәтова нәфис, романтик зат образын алды. Яңа күлмәк белән түфлиләр барысын да тулыландырып җибәрде. Берничә минуттан хатыннар, үзләреннән үк аңнарына килеп, бер-берсен мактарга керештеләр һәм эмоцияләрен бүлешергә килештеләр.

Нурфәния Гарипова: "Болай күренермен дип, башыма да кертеп карамаган идем. Яңа образ-яңа прическа һәм оста ясалган макияж гына түгел. Бүген миңа яңа кәеф бүләк иттеләр, башкача сөйләшү, бүтәнчә яшәү теләге уянды."

Алсу Мирсәтова: "Бу салонда чын могҗиза тудыручылар эшли. Ышанам, могҗиза көтәргә кирәкми. Ул безнең эчебездә яши. Мин көзгедә гаҗәеп чибәр, яшь, чын хатын-кыз күрәм. Аның минем эчке халәтемне дә күрсәтә алмавы үкенечле." Хөрмәтле укучылар, үз хыялыгызга озын чиратларда тормагыз. Яңа 2013нче елда чибәр, бәхетле булыгыз, могҗиза тудыручылар һәм язмышларны язучылар-без үзебез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев