Алдагы видеоязма авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан әзерләнде. Әлеге өлкәдә эшләүчеләр, тармак ветераннары агымдагы атнаның якшәмбесендә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Авыл кешесе хезмәтенә кадер-хөрмәт күрсәтә белүебез бу һөнәри бәйрәмне дәрәҗәле итә. Сюжетыбыз герое – хезмәт юлын тулысынча авыл хуҗалыгына багышлаган, малай чагыннан атлар, үгезләр җигеп йөреп, үсә төшкәч терлекче, слесарь, хисапчы, ферма мөдире кебек вазыйфалар башкарган шәхес – Югары Ушма авылында гомер итүче Рәхимулла Хан улы Галимов.
Нет комментариев