Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Тугыз авылында яшәүче Рузилә Зариповадан итле рулет

Бу рулетны суыткычта катырып куйсаң, көтелмәгән кунаклар килгәндә - искиткеч! Тиз генә пешереп аласың да, тәмле һәм затлы ризык белән сыйлыйсың. Ашларыгыз тәмле булсын!

 

Камыр басу өчен кирәк: 2 йомырка, 1 стакан газлы су, 1 аш кашыгы сыек май, 0,5 аш кашыгы тоз. Пилмән камыры кебек басасы.

Хәзер эчлек ясыйбыз. Сыер ите белән тавык итен иттарткычтан чыгарабыз. Ике төрле иттән тәмлерәк була. Суган, сарымсак, тоз, борыч кушып, яхшылап болгатабыз.

Камырны токмачка кебек жәябез, аннары аның өстенә юка гына итеп итне жәябез. Шуннан рулет итеп төреп, 3 см кинлектә телемнәргә кисәбез. Тактага он салып, телемнәрне онга куеп, ике яктан баскалыйбыз.

Пешерү. Тирәнрәк табага әз генә май, аның өстенә су салабыз. Ул кайнап чыккач, рулетны тезеп пешерәбез. Сөт өсте, яшеллек салып, тәмле итеп ашыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев