Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Тәкәнешнең асыл кызлары хәтер түрендә!

Хөрмәтле редакция! Бүген альбомымдагы Тәкәнештә китапханәдә эшләгәндә төшерелгән фотоларны карап утырдым да, хатирәләргә бирелдем әле.

Яшәп булмас бит мәңгегә,

Гомерләрнең бер чиге бар...

Язын елгаларда аккан боздай,

Без дә китәрбез бер заман.

Менә бу фотода сугыш чоры хатын-кызлары, авыр елларда илне икмәк белән тәэмин итеп, балаларын ач үлемнән саклап калып, кеше итеп үстергән апалар, хөрмәтле әниләр... Алар татар, рус, удмурт милләтеннән булып, бертугандай  үзара кайгыларын уртаклашып, шатлыкларын бүлешеп, төрлесе-төрле исемдәге (“Маркс“, “Сигнал“, “Сталин“, “Горд Уча“) колхозларда эш күрсәткәннәр. Соңыннан  бу колхозлар  “Сталин“, аннары “Родина“ исеменә берләштеләр. Алар гомер буе бер тугандай тырышып эшләгән ветераннарыбыз. Шуларны бергә җыеп, кичә уздырган идек.  Алар арасында сугышта катнашкан  укытучыларыбыз Любовь Ключникова,  Анна Музаффарова (медсестра), Мәбрүрә Закирова, Анна Молчанова-Анисимова, Бибинур Бишимова, Татьяна Клушина апалар кичәгә хөрмәтле кунаклар итеп чакырылганнар иде. Төрле тармакта эш күрсәткән  колхозчыларыбыз Маһинур Фатыйхова, Бану Әкбәрова, Мәбрүрә Әхмәтҗанова, Мәгъмүрә Һадиева; кул урагы белән бөтен басуның игенен урган, кыш уртасына кадәр ындырда  эшләгән Сәрә Сафина, Гайникамал  Җиһаншина, Закирә Шиһабиева, Фатыйма Сәмигуллина,  Фәсәхәт Фатыйхова, Минсафа  Камалова; ирләр булмаганлыктан  “корыч ат“ларны-тракторларны иярләгән батыр йөрәкле апаларыбыз Әсхапҗамал Хәернасова, Мәгәмүрә  Мостафина, Хәтимә Ибраһимова кыска вакытлы курсларда укып, нәфис куллары белән кышкы салкыннарда, тракторларын кабыза алмыйча, куллары өшегән вакытларын елый-елый  искә алдылар. Атлы эшләрдә терлекләрне, кыш буе су буеннан мичкәләр белән ташып су белән тәэмин итеп, кырга орлык чыгаручы Асылбикә Гаязова, Сәрә Кадыйрова, Гайшә Ямалиева апаларны ничек хөрмәт белән искә алмыйсың? Ул гынамы әле, шул ук апалар Кукмарадан  аркаларына асып “семена“ ташыганнар. Аякларында - чабата-оек, тамаклары ач, өйгә кайткач - салкын өй, ач балалар. Бөек Җиңү көне өчен барысына да түзгәннәр, балаларын кеше итеп, эш сөючән итеп үстергәннәр... Бу апалар инде хәзер күбесе бакыйлыкка  күчтеләр. Аларга тиеш иде бик күп язлар, бик күп назлар... Район газетасында басылган бу фотолары туганнарына бер истәлек булсын, барысының да рухына бер дога кылып алыйк әле.

Райондашларыбызны, хатын-кызларыбызны, авылдашларымны, балаларымны алдагы көннәрдә илебездә, Татарстаныбызда билгеләп үтеләчәк зур вакыйгалар белән тәбриклисем, барыгызга да  котлау сәламнәре җиткерәсем килә. Әлеге шигырь юллары рухларыгызны күтәрсен, яңа җиңүләргә  әйдәсен!

Син – хатын-кыз!

Илләр, җирләр бөтенлеге өчен,

Чын күңелдән янып көясең.

Син – хатын-кыз: “Тыныч булсын көннәр,

Имин булсын илләр!“ – диясең.

Туган телең яңгырасын җирдә,

Оныкларың иркен сөйләшсен,

Син - дәү әни! Онык-балаларың

“Әни, әби, әти-бабай“, - диеп эндәшсен.

Җирдә тормыш, гомер дәвам итсен...

Балаларың эшләп көн күрсен,

Син бит – Әни! Дөнья матурлансын

Ял һәм хезмәт бергә үрелсен.

Гаиләңнең бөтенлеге кирәк,

Ирең кадер-хөрмәт күрсәтсен!

Сез бит – балаларым – бәхет алмалары!

Язмыш Сезгә имин еллар гына өләшсен!

Рәйсә Рәхимҗанова, хезмәт ветераны.

Мамадыш шәһәре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Амин! Зур рэхмэт, Рэйсэ апа!