Шәһәр узәгендә чираттагы ярминкә узды
Общество.

Шәһәр узәгендә чираттагы ярминкә узды

Бүген иртән үк район Мәдәният йорты янындагы мәйданда бик күп кеше җыелды - анда бу сезондагы чираттагы ярминкә үтте.

Бу юлы шәхси эшмәкәрләр, крестьян - фермер хуҗалыклары һәм шәхси хуҗалыклар  үзләре җитештергән әйберләрен тәкъдим иттеләр. Мамадыш халкы яшелчә, җиләк - җимеш, бал, ит һәм башка бик күп әйберләне бик теләп сатып алды. Шулай ук киез итекләр һәм бәйләнгән әйберләр дә сатып алырга мөмкин иде. 


Нет комментариев