Мөнир тууга медальле булды
Общество.

Мөнир тууга медальле булды

Бүген район үзәк хастаханәсенең тудыру бүлегендә быел 100нче булып туган Мөнир Нәҗмиевне чыгардылар.

Аны каршы алырга бөтен туганнары белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Муса Хуҗаҗанов, ЗАГс бүлеге начальнигы Ландыш Шәйхетдинова да килгәннәр иде. Муса Рөстәмович Мөнирнең әти-нисе Лилия һәм Фидаил Нәҗмиевларга уңышлар теләп чәчәк букеты, ә кечкенә Мөниргә, озын гомер теләп, «ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә» истәлек медале тапшырды. Мөнир – Лилия белән Фидаилнең икенче уллары. Олы уллары Самирга 1 яшь тә 8 ай.

 

ЗАГС бүлеге начальнигы Ландыш Шәйхетдинова сүзләренә караганда, район буенча быел барысы, чит шәһәрләрдә туганнарын да исәпкә алып, 168 бала теркәлгән.

 

Минневәрис Мингалиев.


Роддом Мамадыш 100нче бала

Нет комментариев