Мамадышта урам, кибет, оешма исемнәре дәүләт телләрендә язылачак
Общество.

Мамадышта урам, кибет, оешма исемнәре дәүләт телләрендә язылачак

Агымдагы елның 1нче ноябренә кадәр барлык урам исемнәре, оешма-предприятие, кибетләр, авылларның атамалары күрсәтмә такталарга ике дәүләт телендә: татарча һәм русча язылган булырга тиеш.

Бүген район башлыгы Анатолий Иванов эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә әнә шундый бурыч куйды. Аның үтәлешен җаваплы затлар даими рәвештә контрольдә тотачак.

Фото автора 


Нет комментариев