Газетабызның 20нче март санында Мамадыш мәдрәсәсе белән “Нократ“ газетасы “Ислам динен беләсезме?“ дип исемләнгән викторина игълан иткән иде.
Бүген аның җиңүчесен бүләкләү тантанасы булды. Җиңүче - Югары Тәкәнеш авылында яшәүче мәгариф ветераны Минҗиһан Һадиева.
- 19 сорауны укып чыктым да, бик авыр икән болар, дип, бер читкә алып куйдым. Тик тынгы бирмиләр генә бит. Укучыларымны гомер буе: “Менә алмый торган үрләр юк, тырышсаң, барысын да яуларга була,“ – дип өйрәттем, Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп. “Бишектән ләхеткәчә гыйлем ал,“ – ди хәдис. Шуларны истә тотып, тәвәкәлләдем. Бер-ике сорауга интернеттан җавап таптым. Киштәмдәге китапларны актардым. Алай гына булмый икән. Абыстайларыбыз Илсөяр Насыйбуллина, Мәсхүдә һәм Сабир хәзрәт Хәсәнҗановлардан ярдәм, өстәмә китаплар сорадым... Тапкан кадәресен мәдрәсәгә юлладым. Һәм менә - күркәм нәтиҗә. Аллага шөкер, бер кочак китап бүләк иттеләр, никадәр гыйлем аларда. Һәр яңа туган көн саен шулай эзләнеп, өйрәнеп, табып, җиңеп яшәргә язсын, - ди ул.

Рәсемдә: Җиңүчегә бүләкне Мамадыш мәдрәсәсе директоры Габдрахман Хәбибуллин һәм редакция хезмәткәре Фирая Мингалиева тапшырдылар.
Автор фотосы.
Нет комментариев