Ял көннәрендә кабак бәлеше белән сыйланабызмы?!
Май, шикәр салып изгән әче камырны җәяләр дә өстенә эчлек салалар, өстенә җәеп икенче җәймә каплыйлар. Камыр кырыйларын чеметеп тоташтыралар, өстенә валчык сибәләр яисә йомырка сөртәләр һәм духовкага куялар.
Бер бәлешкә: он 640г, шикәр комы 35г, сыер мае 30г, тоз 10г, чүпрә 20г, су 260г.
Эчлек: кабак 700г, дөге 100г, бер йомыка, сыер мае 80г, йөзем 150г.
Нет комментариев