Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышка язучылар десанты төшә

1нче ноябрь көнне шәһәрдәге балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында районыбыз әдәбият сөючеләрен язучылар Вахит Имамов, Фәнил Гыйләҗев, Гүзәл Закирова, Йолдыз Шәрипова, Радик Сабиров, “Казан утлары”, “Ялкын”, “Сөембикә” журналлары, “Мәдәни җомга”, “Шәһри Казан” газеталары, башка басмалар вәкилләре белән кызыклы очрашу көтә.

Очрашуда Татарстан китап нәшрияте хезмәткәрләре дә катнашачак. Алар әдибият сөючеләр игътибарына нәшрият ”табасыннан” гына төшкән яңа китапларны тәкъдим итәчәкләр.

 

Шунда ук районыбызның “Нократ” һәм “Вятка” газеталырына подписка да оештырыла.

 

Рәхим итегез! Очрашу 13.00 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Язучылар Татарстан китап нәшрияте