Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадыш сабыйлары “Каурый өмәсе“ндә

Мамадыш шәһәре “Кояшкай“ балалар бакчасында бик күңелле бәйрәм булды.

 Бакчаның татар теле буенча тәрбиячесе Роза Әгъмал кызы Нартдинова бәйрәмне кунаклар – “Аккалфак“лылар белән таныштырудан башлады. Сабыйлар татар халкының “Өч кыз“ әкиятен сәхнәләштергәннәр. Нәни артистлар сәнгатьле итеп сөйләп, үз рольләрен бик оста башкардылар. Әкиятнең ахыры дәвамлы булды. Ике кыз, ялгышларын аңлап, өченче туганнары белән берләшеп, әбиләрендә “Каурый өмәсе“ндә катнаштылар. Төркемдәге барлык балалар да ак калфаклы апалары белән бергә каурый сызырдылар, мамыкларын мендәргә тутырдылар. Каурыйлардан май канаты ясарга да өйрәнделәр. Һәркайсы үз эшеннән канәгать иде. Зур эшләрдән соң, бергәләп күңел ачтылар: бәйрәм төрле уеннар, җыр-биюләр белән дәвам итте. Бакча мөдире Венера Насыйбулла кызы Зиннәтуллина, татар теле тәрбиячесе Роза Әгъмал кызы Нартдинова, медодист Ралина Рөстәм кызы Латыйпова, җыр җитәкчесе Анна Григорьевна Бабатьева өлеге очрашуны оештыру, күңелле бәйрәмне үткәрү өчен күп көч куйганнар. Балаларның татар телен белү дәрәҗәләре дә безне бик сөендерде. Коллективка алга таба да уңышлар телибез, - диләр Мамадышның  “Ак калфак“ оешмасы әгъзалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев