Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Ярты гасыр бергә

Сәмигулиннар гаиләсе 50 ел бергә гомер кичерәләр.

 Роберт ага белән Кадрия ханым бер урамда гомер иткәннәр. Танышулары тумыштан булса, кавышулары Роберт абый армиядән кайткач була. Май аенда армиядән кайткан егетебез чибәркәй урамдашы артыннан йөри башлый. Эшне озак сузучулардан түгел ул, ноябрь аенда яшьләр өйләнешеп тә куялар. Кадрия Муллануровна почтада эшләп лаеклы ялга чыга, Роберт Әхәтович гомере буе күмәк хуҗалыкта шофер булып эшли. Бер-бер артлы җиде бала тәрбияләп үстерәләр - 4 малай, 3 кыз. Бүгенге көндә алар 10 оныкның, 1 оныкчыкның бәхетле әби-бабасы.
 Алтын кәләшебез яратып кроссвордлар чишә, бәйли, балалар кайтуына өстәл тутырып тәм-том әзерли. Роберт ага көнгә икешәр тапкыр балыкка төшеп менә, бакча тәрбияли, ди сөйгән яры турында Кадрия апа. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев