Фиништан – ашханәгә: Мамадышның Олыяз авылында чаңгы бәйрәменә килүчеләрне “пончик”лар белән сыйлаганнар
Общество.

Фиништан – ашханәгә: Мамадышның Олыяз авылында чаңгы бәйрәменә килүчеләрне “пончик”лар белән сыйлаганнар

“Татарстан чаңгы юлы - 2021” кысаларында районыбызның Олыяз авылында да зур спорт бәйрәме үткән. Бу турыда җирлек башлыгы Илдус Хәев сөйләде.

-Чаңгы ярышында катнашырга укучылар, бюджет хезмәткәрләре, авыл яшьләре – барлыгы 70тән артык спорт сөюче катнашты. Бәйгене Олыяз лицее бакчасында алдан әзерләнгән трассада үткәрдек, - ди Илдус әфәнде.

 

Урамда музыкаль аппаратурадан чаңгычылар өчен матур көйләр уйнаган, ә пешекчеләр ашханәдә кайнар чәй белән “пончик”лар әзерләгәннәр.


Нет комментариев