Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта техник чараларга дәүләт техосмотры уздырыла башлады

Боларга тракторлар һәм прицеплар, экскаватор, погрузчик, грейдер, скрепер, катоклар, кар көрәү машиналары, квадроцикллар һәм башка үзйөрешле техника керә. Мамадыш районы һәм шәһәрендә барлыгы шундый 1604 берәмлек техника теркәлгән. -Техниканы тикшерүне без график буенча алып барабыз, - дип сөйләде бу уңайдан дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе, Мамадыш муниципаль районы дәүләт техник...

Боларга тракторлар һәм прицеплар, экскаватор, погрузчик, грейдер, скрепер, катоклар, кар көрәү машиналары, квадроцикллар һәм башка үзйөрешле техника керә. Мамадыш районы һәм шәһәрендә барлыгы шундый 1604 берәмлек техника теркәлгән.

-Техниканы тикшерүне без график буенча алып барабыз, - дип сөйләде бу уңайдан дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе, Мамадыш муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелегенең баш дәүләт инженер-инспекторы Илнур Сафин. - Гыйнвар-февральдә кар машиналары һәм квадроцикллар, 28 марттан 20 апрельгә кадәр агросәнәгать комплексы предприятиеләре, 21 апрельдән июньгә кадәр сәнәгать предприятиеләре уза.

Иң беренчеләрдән булып «АПК Продпрограмма» предприятисе техникасын тикшерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев