Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта чаңгы спорты буенча иң көчле укучылар ачыкланды

Шәһәр стадион-ипподромы базасындагы чаңгы юлына бу юлысы мәктәп укучылары басты. Иң җитез чаңгычылар "Өмет стартлары" спартакиадасы кысаларында мәктәпләре данын яклый. Бәйге 2002нче елда туган һәм аннан яшьрәкләр арасында үтә. -Яхшылап әзерләнеп килдек. Дуслар белән даими төстә күнегүләр үткәрдек. Кәефләр яхшы,- ди чаңгычылар. Бәйге классик шуу буенча оештырылган иде. Әмма баш...

Шәһәр стадион-ипподромы базасындагы чаңгы юлына бу юлысы мәктәп укучылары басты. Иң җитез чаңгычылар "Өмет стартлары" спартакиадасы кысаларында мәктәпләре данын яклый. Бәйге 2002нче елда туган һәм аннан яшьрәкләр арасында үтә.

-Яхшылап әзерләнеп килдек. Дуслар белән даими төстә күнегүләр үткәрдек. Кәефләр яхшы,- ди чаңгычылар.

Бәйге классик шуу буенча оештырылган иде. Әмма баш тренер Вәсимә Имамова әйтүенчә, бу таләпләр укучылар тарафыннан төгәл үтәлми.

Бу көнне нинди төр мәктәптә белем алуларына карап, укучылар 2 төркемгә бүленде. Төп белем бирү мәктәпләре, ягъни тугызьеллыклар һәм шәһәр мәктәпләре. Икенче төркемгә Красная Горка, Түбән Тәкәнеш, Җәнлек совхозы һәм Олыяз лицее кебек база мәктәпләре дә керә.

Албай мәктәбе данын яклаучы Оксана Сидорова төп мәктәпләр төркемендә башкалардан шактый алда килде.

Оксанадан тыш, төп мәктәпләр төркемендә тагын 11 кыз катнашты. Коррекцияләү торак-мәктәбеннән Чулпан Рәҗәпова һәм Кече Кирмәннән Сөмбел Фәрхуллина икенче-өченче урыннарны бүлештеләр.

Төп мәктәпләрдән район бәйгесенә 17 малай килгән иде. Албайдан Кирушин Виталий 1нче, Владимирдан Василий Тупаев һәм Анатолий Петров 2-3нче урыннарда.

База мәктәпләре төркемендә старт сызыгына 45 малай һәм 33 кыз баскан иде. 3нче санлы мәктәптән Марат Йосыпов белән Олыяздан Әлфинә Хуҗина җиңүчеләр булып таныла. 4нче мәктәп укучылары Адель Шәйдуллин һәм Анастасия Кекишева 2нче баскычта. Ә Олыяздан Ленар Хәйруллин, 1нче мәктәптән Владислав Белов белән Дарина Телешева 3нче урынны яуладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев