Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
Общество-non-RSS

Мамадышта “Ак халатлы фәрештәләр” акциясе узды

Районыбызның 10-11 нче сыйныф укучылары ак халатлы фәрештәләребез белән очраштылар. Шимбә көнне, район үзәк хастаханәсендә, традицион һөнәри ориентлашуга ярдәм итүче чара узды. Тормышларын медицина белән бәйләргә теләгән укучыларны сәламәтлек саклау учреждениясе белән якыннан таныштырдылар. Район үзәк хастаханәсенең баш табибы һәр бүлек эшчәнлеге хакында бәйнә-бәйнә сөйләде. - Бүгенге көндә медицина университетларында...

Районыбызның 10-11 нче сыйныф укучылары ак халатлы фәрештәләребез белән очраштылар.

Шимбә көнне, район үзәк хастаханәсендә, традицион һөнәри ориентлашуга ярдәм итүче чара узды. Тормышларын медицина белән бәйләргә теләгән укучыларны сәламәтлек саклау учреждениясе белән якыннан таныштырдылар. Район үзәк хастаханәсенең баш табибы һәр бүлек эшчәнлеге хакында бәйнә-бәйнә сөйләде.

- Бүгенге көндә медицина университетларында 40 райондашыбыз белем ала. Укулары тәмамлангач күбесен безнең сафларда көтеп калабыз. Хастаханәдә хәзерге вакытта 102 табиб штаты бар, шуның нибары алтысы гына вакантлы. Аның каравы, лаеклы ялга җыенучы пенсия яшендәге табибларыбыз эшли. Алар урынына алмаш әзерләргә кирәк,- диде баш табиб.

А. А. М.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250