Мамадышлылар тимераякта массалы шууга чакырыла
Кышның соңгы аен ваклыйбыз. Чанада, чаңгыда, тимераякта шуып калагыз, җәмәгать. Чираттагы мәгьлүмат һәвәскәр спортчыларыбыз игътибарына. "Олимп" боз сарае тимераякта массалы шууларга чакырып кала. Биредә сез һәр атнаның шимбә- якшәмбесендә гаиләгез, дусларыгыз белән тимераякта шуа аласыз. Бу атнаның шимбәсендә массалы шуулар 17.00 сәгатьтә оештырылды, ә якшәмбе көнне 17.45 минутта башлана. Сеанслар...
Кышның соңгы аен ваклыйбыз. Чанада, чаңгыда, тимераякта шуып калагыз, җәмәгать. Чираттагы мәгьлүмат һәвәскәр спортчыларыбыз игътибарына.
"Олимп" боз сарае тимераякта массалы шууларга чакырып кала. Биредә сез һәр атнаның шимбә- якшәмбесендә гаиләгез, дусларыгыз белән тимераякта шуа аласыз. Бу атнаның шимбәсендә массалы шуулар 17.00 сәгатьтә оештырылды, ә якшәмбе көнне 17.45 минутта башлана. Сеанслар 21.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Балаларга үз конькилары белән шуу 20 сум, прокат 30 сум, ә олыларга үз конькилары белән шуу 40 сум, прокат 60 сумга төшәчәк.
Чаңгычылар исә шәһәр стадион- ипподромында урнашкан чаңгы трассасы буйлап җилдерә алачаклар. Сүз уңаеннан, сезон ачылганнан бирле ике меңләп мамадышлы трассаны инде сынап карарга өлгергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев