Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышлы Ильяс Халиковның җырлары “Ак барс“ хоккейчыларын намазга басарга этәргән

Фото: http://img.championat.com Хәтерләсәгез, узган ел "Ак барс" капкачысы Эмиль Гарипов якташыбыз Ильяс Халиковның КЛИБЫНДА төште. Эмиль Гарипов белән корбан ашында очраштык. "Ислам динен кабул итүгә-1000 ел" исемендәге мәдрәсәдә корбан ашын уздырган иде ул. Эмильне "заманның хавалы малае" дип уйлый күрмәгез. Ул - үзе гади, үзе самими, үзе намаз әһеле булган...

Фото: http://img.championat.com

Хәтерләсәгез, узган ел "Ак барс" капкачысы Эмиль Гарипов якташыбыз Ильяс Халиковның КЛИБЫНДА төште.
Эмиль Гарипов белән корбан ашында очраштык. "Ислам динен кабул итүгә-1000 ел" исемендәге мәдрәсәдә корбан ашын уздырган иде ул. Эмильне "заманның хавалы малае" дип уйлый күрмәгез. Ул - үзе гади, үзе самими, үзе намаз әһеле булган татар малае," - ди райондашыбыз Ильяс.
Ильяс Халиков:
- Аның һәр матч башланыр алдыннан Аллаһ Тәгаләдән сәҗдә кылып дога соравы турында ишеткәч, мин бөтенләй сүзсез калдым. Интернет челтәре аша Мухаммад Али, Майк Тайсон кебек профессиональ спортчыларның диндә булуларын күреп сөенә идек. Татар милләтеннән булган үзебезнең - татар егетләренең изге юлда булулары аеруча күңелләрне йомшартып җибәрде. Эмильнең бу гамәле - яшьләрне рухи тормышка өндәү, динебезнең аклыгын, сафлыгын аңлату өчен зур йогынты ясавын да аңлата иде бу. Көрәшче егетләрнең намаз укуларын белә идем. Әмма хоккеистлар арасында намаз әһелләре бар икәнен (бигрәк тә татарлар арасында) ишеткәнем юк иде. Әйе, без кайда гына йөрсәк тә, нинди мөхиттә яшәсәк тә, намаз укырга вакыт табып була икән бит. "Синең катнашыңда бер клип төшерик әле" - дигәч, ул ике куллап ризалашты.
"Нократ дулкыннары" радиосына биргән интервьюсында Ильяс Халиков, "Ак барс" командасының тагын бер уенчысы- Альберт Яруллинның да намазга басуын хәбәр итте. Мөгаен, клиптагы мәгънәле юлла аны да уйланырга мәҗбүр иткәндер.
Клипның максаты дини гореф-гадәтләребезне саклау, яшь буынны дөрес тәрбияләү, патриотизм хисләрен җиткерү, эчкечелек һ.б замананың начар чирләреннән котылу юлларын күрсәтүне үз эченә алып төшерелде. "Кил син тәүбәгә" клибы татар клиплары арасында үзенчелекле хезмәтләрнең берсе. Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта әлеге клип "Яңа гасыр" телеканалының хит-парадында катнаша һәм әлегә беренче позицияне били. "Кил син тәүбәгә" клибының җиңүен телисез икән, декабрь ае төгәлләнгәче, һәр шимбәдә, 10.00-11.00 сәгатьтә, 884-221-58-36 телефон номерына шалтыратып, җыр өчен тавыш бирегез. Чылтырату бушлай.

Айгөл Әхмәтшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев