Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш укучылары хезмәт һәм оборонага әзер

Хезмәт һәм оборонага әзер. "Кадрлар резервы" проекты вәкилләре шәһәребезнең икенче санлы лицеенда белем алучыларны ГТО физкультура-спорт комплексы нормалары белән таныштырды. Соңгы бер-ике елда Россиядә ГТО нормалары ("Хезмәт һәм оборонага әзер") физкультура-спорт комплексы аеруча популярлашты. Шулай да, илдә билгеләмәнең нәрсә аңлатканлыгын белмәүчеләр дә бар икән . Бактың исә, хәзерге вакытта Россиядә...

Хезмәт һәм оборонага әзер. "Кадрлар резервы" проекты вәкилләре шәһәребезнең икенче санлы лицеенда белем алучыларны ГТО физкультура-спорт комплексы нормалары белән таныштырды.

Соңгы бер-ике елда Россиядә ГТО нормалары ("Хезмәт һәм оборонага әзер") физкультура-спорт комплексы аеруча популярлашты. Шулай да, илдә билгеләмәнең нәрсә аңлатканлыгын белмәүчеләр дә бар икән . Бактың исә, хәзерге вакытта Россиядә ГТО нормалары турында яхшы белүчеләр саны 76 процент тәшкил итә икән. Шунысы сәер, аларның күбесе өлкән яшьтәге һәм яхшы белеме булган россиялеләр. Ягъни ГТО нормалары турында белүчеләрнең 86 проценты - 60 яшьтән өлкәнрәк. Ә менә яшьләр исә ГТО нормалары турында өлкәннәргә караганда ни өчендер азрак белә икән. " Кадрлар резервы" активистларының максаты ә бушлыкны тулыландыру.

Бүген алар шәһәребезнең икенче санлы лицеенда белем алучы 9-10 нчы сыйныф укучылары белән очрашып, ГТО нормаларына багышланган уен форматындагы дәрес оештырдылар.

Лицейның тарих фәне укытучысы Станислав Бедин укучыларга ГТО нормаларының үткәне һәм бүгенгесе хакында сөйләде.

- Хәзер спорт белән шөгыльләнү модада. Тик әлеге хезмәтне бәяләү дә бик мөһим. ГТО билгесенә ия булган кеше - ихтирамга лаек шәхес булырга тиеш. Аннан, һичшиксез, үрнәк алачаклар, - дип ассызыклады педагог.

Уен форматында узган дәрес барышында укучылар биш тигез төркемгә бүленеп узара көч сынаштылар. Иң элек аларга командаларны исемләү бурычы куелды. Шул рәвешле, берничә минут эчендә «Дельфин», «Юниор», «Боярлар», «Афина», «Олимпик» ише командалар пәйда булды. Һәр командага ГТО га багышлап унышар символ уйлап табарга, ГТО нормаларына керүче спорт төрләрен язарга һәм башка күңелле биремнәр бирелде.Командалар аларның һәммәсен бер сулышта башкарды, ә җюри бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250