Мамадыш трассасында фура юл читенә төшкән
Быелгы кышта табигать аеруча еш үзгәреп тора. Әле ничә көн элек кенә "чатнама" суыклар иде, бүген түбәдән тамчы тама. Һава торышының еш үзгәреп торуы бигрәк тә олы юлларда йөрүчеләр өчен төрле мәшәкатьләр, күңелсез хәлләр тудырып тора. Шундый очракларның берсе кичә Мамадыш районы территориясендә дә искәртелде. Йөк машинасы М-7 федераль трассасының...
Быелгы кышта табигать аеруча еш үзгәреп тора. Әле ничә көн элек кенә "чатнама" суыклар иде, бүген түбәдән тамчы тама.
Һава торышының еш үзгәреп торуы бигрәк тә олы юлларда йөрүчеләр өчен төрле мәшәкатьләр, күңелсез хәлләр тудырып тора. Шундый очракларның берсе кичә Мамадыш районы территориясендә дә искәртелде. Йөк машинасы М-7 федераль трассасының Түбән Яке авылы каршында юл читенә төшкән. Фураның Казан ягыннан кайтуы була. Вакыйганың шаһитлары: "Бәхеткә, авыр тән җәрәхәтдәре алучылар юк",- дип белдерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев