Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш табиблары, спортсменнар "Имам- хатыйп" статусына ия булдылар

" Имам- хатыйп", "Ислам дине нигезләре мөгаллимәсе". 23 райондашыбыз әлеге квалификациягә ия булды. Алар барысы да мәдрәсәдә 4 еллык уку-укыту программасын үзләштереп, уңышлы гына имтиханнарын тапшырдылар. Ә кичә аларның чыгарылыш кичәсе узды. Мамадыш мәдрәсәсенең 8 еллык тарихы бар. Бу вакыт аралыгында 150 райондашыбыз мәдрәсәнең кичке һәм көндезге бүлекләрендә укып, ир-атларга...

" Имам- хатыйп", "Ислам дине нигезләре мөгаллимәсе". 23 райондашыбыз әлеге квалификациягә ия булды. Алар барысы да мәдрәсәдә 4 еллык уку-укыту программасын үзләштереп, уңышлы гына имтиханнарын тапшырдылар. Ә кичә аларның чыгарылыш кичәсе узды.

Мамадыш мәдрәсәсенең 8 еллык тарихы бар. Бу вакыт аралыгында 150 райондашыбыз мәдрәсәнең кичке һәм көндезге бүлекләрендә укып, ир-атларга "Имам-хатыйп", ә хатын-кызларга "Ислам нигезләре мөгаллимәсе" квалификациясе бирелде.

Быел мәдрәсәне 23 шәкерт тәмамлады: ир-атлар 6 кеше, хатын-кызлар исә - 17. Алар арасында дин өлкәсендә хезмәт куючы - имамнар, мөәзиннәр, абыстайлар гына түгел, үз теләкләре белән мәдрәсәгә килгән табиблар, спортсменнар, төрле һөнәр ияләре бар. Мисалга,Гиннесс рекордлар китабына кертелгән герче райондашыбыз Камил Хисмәтов, район үзәк хастаханәсенең табиб невропатологы Исмәгыйль Хөснуллин да хәзер " Имам- хатыйп" статусын йөртә. Барысына да дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды бу көнне. Чыгарылыш кичәсе хакында тулырак мәгълүмат, 19 нчы май кичендә, "Мамадыш ТВ" ның "Иман вә әхлак" тапшыруында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250