Мамадыш “Нократ“ы көтеп алынган кунак
Общество-non-RSS

Мамадыш “Нократ“ы көтеп алынган кунак

Шәһәребезнең 4нче санлы мәктәп укытучысы, Тамара Якимованың: -Район гәҗитен укыйбыз, көтеп алабыз, "Нократ" киләсе көнне почта әрҗәсен кат-кат чыгып карыйм, бер язмасын да калдырмый укып барабыз,- дигән сүзләре газетада эшләүчеләрнең йөрәгенә сары май булып ятуын бәлки аңлап та бетермисездер. Гади укучыбызның чын йөрәктән әйткән сүзләре - тынгысыз, җаваплы хезмәтебезгә олы...

Шәһәребезнең 4нче санлы мәктәп укытучысы, Тамара Якимованың:

-Район гәҗитен укыйбыз, көтеп алабыз, "Нократ" киләсе көнне почта әрҗәсен кат-кат чыгып карыйм, бер язмасын да калдырмый укып барабыз,- дигән сүзләре газетада эшләүчеләрнең йөрәгенә сары май булып ятуын бәлки аңлап та бетермисездер. Гади укучыбызның чын йөрәктән әйткән сүзләре - тынгысыз, җаваплы хезмәтебезгә олы бәя ул. "Нократ"ның менә шундый чын тугры дуслары булганда ничек инде газета бетәргә тиеш?! Интернеттагы язмаларны бернинди хис-кичерешләрсез, автомат рәвештә тиз генә укып чыгасың да онытасың. Ә гәҗитне укыганда язма герое белән бергә борчыласың, тамакка төер утыра яки аның белән шатланасың. Геройлар - барысы да диярлек танышлар. Алар турында гәҗитне кулга алып укуга җитәме соң?!

Фирая Мингалиева


Нет комментариев