Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш эшмәкәре Кызыл Әтәчләрнең бөтен серләрен белә

2017нче ел - Кытай календаре буенча Кызыл Әтәч елы. Мамадыш районында әтәчләр-тавыклар белән иң күп эш итүче кеше - шәхси эшмәкәр Резеда Дәүләтшинадыр мөгаен. Үзе, гаиләсе һәм эшчәнлеге белән якыннанрак танышу максатыннан, аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. -Резеда Рәисовна, әтәчләр белән тавыклар да, казлар һәм үрдәкләр дә үстереп сатасыз,...

2017нче ел - Кытай календаре буенча Кызыл Әтәч елы. Мамадыш районында әтәчләр-тавыклар белән иң күп эш итүче кеше - шәхси эшмәкәр Резеда Дәүләтшинадыр мөгаен. Үзе, гаиләсе һәм эшчәнлеге белән якыннанрак танышу максатыннан, аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.


-Резеда Рәисовна, әтәчләр белән тавыклар да, казлар һәм үрдәкләр дә үстереп сатасыз, шәхси хуҗалыклардан сөт тә җыясыз, сезне Мамадышта уза торган һәр ярминкәдә дә күрергә була. "Бер булганнан гел була",-дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Шәхси эшмәкәр буларак эшчәнлегегезне кайчан һәм ничек башлаган идегез?
-Эшмәкәрлеккә 2000нче елда кереп киттек. Ул вакытта Зур Өскедәге РайПО кибетендә сатучы булып эшли идем. Җәмәгатем Ришат Малик улы - Зур Өскенеке. Мин үзем - Чистай районында туып-үстем. Аның белән Чаллыда танышкан идек. Кредитка "буханка" "УАЗ" машинасы алып, үстерелгән чебиләр һәм тавыклар алып кайтып, авылдан авылга йөреп сата башладык. Аннан, Мамадышта йорт җиткереп, монда күчендек. 2014нче елны Түбән Ушмадагы элекке ике маллар абзарын сатып алдык. Гаиләбез белән урман кисеп, башта берсен, кабат икенчесен ремонтлап, шуларга чебешләр алып кайтып үстерә башладык. Икенче елны яз үрдәкләр, казлар алып кайттык. Һәркайсы өчәр мең иде. Ә кышка тагын сигез мең чебеш алып, үстереп саттык. Үзебез дә илтеп бирдек, халык үзе дә күп килеп алды. Аннан сигез мең бройлер чебешләр кайтарып, аларны да үстереп саттык. Узган ел җәй төрле үрдәкләр һәм казлар бәпкәләре алып кайттык. Үрдәкләр - унбиш, казлар биш мең иде. Җиде йөз казны һәм ике йөз үрдәкне суеп сату өчен үстердек. Башкаларын үсеп җиткәнче сатып бетердек.


-Ул казларны һәм үрдәкләрне үзегез генә суеп эшкәрттегезме, әллә авыллардагы борынгыдан килгән гадәт буенча, өмәләр үткәрдегезме?
-Югары Ушма хатыннары белән өмәләр ясап суйдык. Унлап хатын булышырга килде. Әлфия, Миннегөл, Айгөл Усмановалар, Әлфинә Шәйдуллина һәм башкалар. Инде барысы да сатылып та бетте. Бүгенге көндә фермабызда тугыз мең баш чебеш үстерелә. Гыйнвар башында тагын кайтарачакбыз һәм барысы егерме мең булачак.

-Аларны кайдан сатып аласыз соң?
-Бер тәүлеклек чебешләрне Удмуртиядән китереп бирәләр. Аларны ашатырга катнаш азык, бодайлар да сатып алып куйдык.


-Тәүлеклек чебешләрне үстерүнең ни кадәр мәшәкатьле эш икәнен аларны алып караган бөтен кеше белә. Ничек йөрәгегез җитеп тәвәккәллисез?
-Вакытында дарулар эчерткәч, сыйфатлы катнашазык биргәч, зыян күрмибез. Былтыр саткан тавыкларга кеше һаман рәхмәт әйтә әле. "Йомырка салалар, берсе дә үлмәде",-диләр. Бырысы да әйбәт булса, үзебезгә дә күңелле бит. Кабат тагын кеше янына барасы.


-Дистәләгән мең баш чебеш, каз, үрдәкләр үстерәсез. Моңа үзегез генә өлгерәсезме, әллә кешеләр дә ялладыгызмы?
-Иптәшем Ришат, малаем Ринат, үзем эшлибез. Икенче улыбыз Ранис Казанда укый әле. Чебешләр алып кайткан көннәрдә без шунда куна-төнә эшлибез. Шимбә һәм ял көннәрендә киленебез Сөмбел дә безнең белән була. Кайнанам Газизәбану кайнар ашлар пешереп тора. Төшке ашны шунда ашыйбыз. Кичке ашка өйгә кайтабыз. Төнгә тагын китәбез. Утларын вакытында сүндерергә һәм кабызырга, температура режимын дөрес сакларга, вентиляциясен дә эшләтергә кирәк. Эш бөтен кешегә җитәрлек. Ходай эш биреп торсын! Чебешләрне үстерүнең нечкәлекләре һәм серләре бик күп. Бу эшкә керешкәч тә, моның белән шөгыльләнүчеләр белән Интернет аша элемтәгә кереп, алардан өйрәндек. Өйрәтергә теләмәүчеләр дә очрады. Әмма аларга карап күңелне төшермәдек. Яхшы кешеләр барыбер күбрәк.

-Чебешләрнең кайсылары күбрәк була: тавыкларымы, әтәчләреме?
-Йомыркаларны инкубаторга сайлап салалар. Кайсы йомыркадан тавык, кайсыннан әтәч чыгасы билеге була икән. Ничә тавык, ничә әтәч кирәген әйтеп, заказны үзебез бирәбез. Гадәттә, ун тавыкка бер әтәч кайтарабыз. Партиягә, ялгышып кына, бер-ике әтәч артыгырак керергә мөмкин. Кыскасы, әтәчләр - почетта. Әтәчләр бит тавыкларны бергә җыеп йөртү, югалмасыннар өчен кирәк. Күбрәк әтәчләр үстерәселәре килсә, күбрәк кайтартырга мөмкин.


-Әтәч белән тавыкны үстерүнең аермасы бармы?
-Аермасын күрмибез. Алар бер-берләрен чукырга гына яраталар. Сугыш чукмарларына да юкка гына: "Калай әтәч!"-димәгәннәрдер.

-Сез халыктан сөт тә җыясыз бит әле. Авылларда сөтне кабул итүчеләрегез бармы? Әллә моның белән дә үзегез шөгыльләнәсезме?
-Үзем җыям. Әтәчләр уянганчы без торган булабыз инде. Иртәнге сәгать 4тә өйдән чыгып китәбез. Иске Заводтан башлыйбыз, аннан - Югары һәм Түбән Ушмада җыябыз. Сөтне тикшереп кенә кабул итәбез. Ареометр белән тыгызлыгын тикшерәбез. Шикле күренсә, пробасын шешәгә алып, сыр-май комбинатында да тикшертәбез. Анда бөтенесен дә: майлылыгын да, аксымын да, тыгызлыгын да күрсәтә. Хәзергә сөтне югары сорт белән тапшырабыз.
Әңгәмәдәш Минневәрис МИНГАЛИЕВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев