Иртәгә Нократ күпере янәшәсендә “Яшел Россия“ акциясе уза
Общество-non-RSS

Иртәгә Нократ күпере янәшәсендә “Яшел Россия“ акциясе уза

Иртәгә район мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләре, финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре, шәһәрнең хезмәт коллективлары төштән соң Нократ елгасының аргы ягына - күпердән уң яктагы яр буен җыештырырга чыгачаклар. Акция Экология елы уңаеннан үткәрелә, анда авыл җирлекләреннән дә катнашырлар, дип көтелә. Җыелу вакыты - 13 сәгатьтә. Акциядә теләге булган бөтен...

Иртәгә район мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләре, финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре, шәһәрнең хезмәт коллективлары төштән соң Нократ елгасының аргы ягына - күпердән уң яктагы яр буен җыештырырга чыгачаклар.

Акция Экология елы уңаеннан үткәрелә, анда авыл җирлекләреннән дә катнашырлар, дип көтелә. Җыелу вакыты - 13 сәгатьтә. Акциядә теләге булган бөтен кеше дә катнаша ала.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ


Нет комментариев