Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мамадышлыларга смс-хәбәрләр юллый
Бүген иртәнге сәгатьләрдән үк гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кәрәзле элемтә операторлары аша смс-хәбәрләр тарата башлады. Анда иртәгә, ягъни 1нче февраль көнне һава торышы начарланачак, дип әйтелгән. "ТР гидрометхезмәте мәгълүматлары буенча, 1нче февраль көнне Татарстанда буран, көчле җил көтелә. Тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин. Көчле бозлавык. Иртәнге сәгатьләрдә куе томан...
Бүген иртәнге сәгатьләрдән үк гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кәрәзле элемтә операторлары аша смс-хәбәрләр тарата башлады.
Анда иртәгә, ягъни 1нче февраль көнне һава торышы начарланачак, дип әйтелгән. "ТР гидрометхезмәте мәгълүматлары буенча, 1нче февраль көнне Татарстанда буран, көчле җил көтелә. Тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин. Көчле бозлавык. Иртәнге сәгатьләрдә куе томан булачак",- диелә хәбәрдә. Игътибарлы һәм сак булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев