Татарстанда никахлар саны буенча уңай динамика күзәтелә
Узган ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанда 24 097 пар үз мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергән. Бу күрсәткеч алдагы елдагы саннардан 1,7 процентка югарырак. Шунысы игътибарга лаек: соңгы өч ел дәвамында никахлар саны кими барган иде, ә хәзер вәзгыять яхшыруга таба бара.
ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гөлшат Әхмәтова фикеренчә, хәзерге яшьләр гаилә корырга ашыкмый. Алар өчен иң мөһиме — карьера төзү, финанс иминлегенә ирешү, белем алу һәм дөнья гизү. Гаилә һәм балалар мәсьәләсе еш кына киләчәккә калдырыла.
Яшьләрнең гаилә кыйммәтләренә кызыксынуын арттыру өчен республикада махсус программалар эшләп килә. Аерым алганда, югары уку йортларында белем алучы студентларга никахлашканнан алып бала туганчыга кадәрге чорда төрле социаль ярдәм чаралары каралган.
Матди ярдәмнең бер төре буларак, узган ел Татарстанда яшь парлар арасында 80 грант уйнатылган. Һәрберсе 100 мең сум булган бу грантлар туй чыгымнарын каплау өчен бирелгән. Бу адым яшьләрне гаилә корырга этәрүче мөһим факторларның берсе булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев