Татарстанда милли рухтагы туйлар уздыручы яшь гаиләләргә грантлар бирелде
2025 елда Татарстанда 80 яшь гаилә милли колоритны саклап, үз туйларын үткәрү өчен дәүләт грантларына ия булды. Бу хактагы мәгълүматларны төбәкнең яшьләр эшләре буенча беренче вице-министры Софья Галиева-Мостафина җиткерде.