Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда милли рухтагы туйлар уздыручы яшь гаиләләргә грантлар бирелде

2025 елда Татарстанда 80 яшь гаилә милли колоритны саклап, үз туйларын үткәрү өчен дәүләт грантларына ия булды. Бу хактагы мәгълүматларны төбәкнең яшьләр эшләре буенча беренче вице-министры Софья Галиева-Мостафина җиткерде.

Грант күләме 100 мең сум тәшкил итте. Бәйге шартлары буенча, милли йолаларны, гореф-гадәтләрне үтәү өстенлекле дип табылды. Төрле милләт вәкилләренең дә үз гореф-гадәтләрен чагылдырган гаризалары хупланды.

Проектта катнашу өчен, яшь парларга «Услуги РТ 2.0» сервисында гариза тутырырга, үзләре турында видеовизитка тәкъдим итәргә һәм кыскача әңгәмә узарга кирәк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: туй