Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан мәктәпләрендә кайбер укучыларны акчалата бүләкләү көтелә

Татарстан Республикасында «Физика-химия алгарышы» («Физико-химический прорыв») проекты кысаларында 5–11 сыйныфларда белем алучы 200 укучыга махсус грантлар тапшырылачак. Бу чара яшь талантларны фәнни эшчәнлеккә этәрү максатыннан оештырыла.

Грант алучылар саны сыйныфлар буенча түбәндәгечә бүленгән:
•  5–6 сыйныфлардан — 50 укучы;
•  7 сыйныфлардан — 30 укучы;
•  8–11 сыйныфлардан — 120 укучы.

Әлеге акчалата бүләкләү конкурсын ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре оештыра. 

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: агымдагы яки узган уку елында Бөтенроссия мәктәп олимпиадасының йомгаклау этабында, шулай ук халыкара фәнни бәйгеләрдә призлы урыннар яулаган укучылар бу проектта катнаша алмый. Бу чикләү башка сәләтле балаларга үз мөмкинлекләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру максатыннан кертелгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укучы