Татарстан мәктәпләрендә кайбер укучыларны акчалата бүләкләү көтелә
Татарстан Республикасында «Физика-химия алгарышы» («Физико-химический прорыв») проекты кысаларында 5–11 сыйныфларда белем алучы 200 укучыга махсус грантлар тапшырылачак. Бу чара яшь талантларны фәнни эшчәнлеккә этәрү максатыннан оештырыла.