Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан дрон авиациясе өчен кадрларның яңа цифрлы реестрын сынай башлый

Татарстан Россия төбәкләре арасында иң беренче булып пилотсыз очыш аппаратлары (БАС) тармагында эшләүче белгечләрнең цифрлы кадрлар реестрын тест рәвешендә эшләтеп җибәрәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Иннополис университеты директоры урынбасары Мария Образцова Татарстан Фәннәр академиясендә узган тармак хезмәткәрләре өчен уку семинары вакытында хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, БАС өчен кадрлар реестры — киләчәктә эшли башлаячак «Цифровое небо» дигән зур цифрлы платформага керүче беренче модуль.

«Мондый реестр булдыру ярдәмендә ил күләмендә дә, аерым төбәкләр буенча да кадрларга ихтыяҗны төгәлрәк бәяләргә мөмкин булачак», — дип аңлатты Образцова.

Пилотсыз авиация өчен кадрлар реестры федераль дәрәҗәдә булдырылган, ә проектның заказчысы — Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы.

«Иннополис университеты әлеге системаның төп эшләүчесе булды, ә реестр 27 октябрь көнне рәсми рәвештә гамәлгә кертелде. Анда барлык төбәкләр дә урын алачак, әмма беренчеләр рәтендә Татарстан була», — дип өстәде белгеч.

Татарстан Фәннәр академиясе семинарны махсус рәвештә үз мәйданында оештырган — максат республикага реестр белән эшне башкалардан иртәрәк башлап җибәрү мөмкинлеге тудыру булган.

Образцова сүзләренә караганда, БАС өчен кадрлар реестры тармактагы барлык уенчыларны берләштерү, кирәкле белгечләрне туплау, белем бирү программалары турындагы мәгълүматны системалаштыру өчен кирәк. Бу эш тармакның нинди юнәлештә һәм нинди темпларда үсүен дә күрсәтеп торачак.

Пилотсыз авиация системалары базары өчен кадрлар реестры Россиядә «БАС өчен кадрлар» дип аталган федераль проект кысаларында, «Беспилотные авиационные системы» милли проектының бер өлеше буларак гамәлгә ашырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев