25 ноябрь 2025 яңалыклары
-
Татарстанлыларга ана капиталын пенсиягә ничек юнәлтергә икәнен аңлаттылар
Татарстан халкы ана капиталыннан бирелә торган акчаларны үзләренең киләчәк тупланма пенсияләрен формалаштыруга юнәлтә ала. Социаль фондның Татарстан буенча бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, республикада мондый мөмкинлектән файдаланырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итү дәвам итә.
-
Татарстанда 150,6 мең кв. метр соципотека торак мәйданы файдалануга тапшырылды
«Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында 2025 ел башыннан Татарстанда социаль ипотека программасы буенча 20 торак йорты төзелеп, эксплуатациягә кабул ителде. Бу йортларның гомуми мәйданы 150,6 мең квадрат метр тәшкил итә.
-
Кулланылмаган ял көннәре өчен акча: Татарстанда бу кемнәргә кагыла?
Гадәттә, Татарстанда эшләүчеләр өчен еллык түләүле ял 28 көн тәшкил итә. Кайбер очракларда бу мөддәт озынрак та булырга мөмкин. Хезмәткәр үз ялын тулысынча кулланып бетермәсә, аңа нинди компенсация каралган һәм кемнәр ял урынына акча ала алмый? Бу хакта тулырак аңлатабыз.
-
Татарстан дрон авиациясе өчен кадрларның яңа цифрлы реестрын сынай башлый
Татарстан Россия төбәкләре арасында иң беренче булып пилотсыз очыш аппаратлары (БАС) тармагында эшләүче белгечләрнең цифрлы кадрлар реестрын тест рәвешендә эшләтеп җибәрәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Иннополис университеты директоры урынбасары Мария Образцова Татарстан Фәннәр академиясендә узган тармак хезмәткәрләре өчен уку семинары вакытында хәбәр итте.