Кулланылмаган ял көннәре өчен акча: Татарстанда бу кемнәргә кагыла?
Гадәттә, Татарстанда эшләүчеләр өчен еллык түләүле ял 28 көн тәшкил итә. Кайбер очракларда бу мөддәт озынрак та булырга мөмкин. Хезмәткәр үз ялын тулысынча кулланып бетермәсә, аңа нинди компенсация каралган һәм кемнәр ял урынына акча ала алмый? Бу хакта тулырак аңлатабыз.
Хезмәт кодексы буенча, төп ялның бер өлеше кимендә 14 көннән торырга тиеш, ә калган көннәрне хезмәткәр үз теләге белән бүлә ала. Әгәр ел ахырына кадәр ял көннәре кулланылмыйча калса, аларны киләсе елга күчерергә яки закон нигезендә акчалата компенсация рәвешендә алырга мөмкин.
Күпчелек очракта компенсация хезмәткәр эштән киткәндә түләнә, чөнки бу вакытта ул калган ял көннәрен куллана алмый. Моннан тыш, әгәр хезмәткәрнең тупланган ял көннәре 28 дән артып китсә (мәсәлән, узган еллардан җыелган булса), ул шул артып киткән өлешен акчага алмаштыра ала. Ял көннәре азрак булганда да, җитәкчелек белән килешү нигезендә, ялны акчалата түләүгә алыштыру мәсьәләсе хәл ителергә мөмкин.
Ләкин шуны истә тотарга кирәк: ялны акчага алмаштыру барысына да рөхсәт ителми. Закон йөкле хатын-кызларга, 18 яше тулмаган хезмәткәрләргә, шулай ук зарарлы һәм куркыныч шартларда эшләүчеләргә ял урынына компенсация түләүне тыя. Алар ялларын мотлакъ рәвештә ял итеп үткәрергә тиешләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев