Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Афиша

Мамадышка «Мөнбәр» татар- дини театры килә

Инде җөмһүриятебездә танылып өлгергән "Мөнбәр" татар-дини театры чыгышын район мәдәният йортында 5нче гыйнвар көнне, 09.00 сәгатьтә, тамаша кылырга мөмкин булачак. Шул ук көнне, биредә районкүләм Мәүлид бәйрәме дә оештырылачак, ди район мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев. "Мөнбәр" җөмһүриятебездә генә түгел, ә аннан читтә дә танылып бара. Аның оештыручысы якташыбыз, автор-башкаручы Ильяс...

Инде җөмһүриятебездә танылып өлгергән "Мөнбәр" татар-дини театры чыгышын район мәдәният йортында 5нче гыйнвар көнне, 09.00 сәгатьтә, тамаша кылырга мөмкин булачак. Шул ук көнне, биредә районкүләм Мәүлид бәйрәме дә оештырылачак, ди район мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев.

"Мөнбәр" җөмһүриятебездә генә түгел, ә аннан читтә дә танылып бара. Аның оештыручысы якташыбыз, автор-башкаручы Ильяс Халиковның (Рәсәй ислам институты мөгаллиме, татарча көрәш буенча спорт мастерлыгына кандидат) әйтүенчә, театр соңгы вакытта гына да Оренбургта, Актанышта, Буада, Кукмарада, Сабада, Балтачта чыгыш ясаган.
"Мөнбәр" татар-дини театры коллективының "Аклыкка илтсен юллар-2"концерт программасы белән танышасыгыз килә икән, 5нче гыйнвар көнне, 09.00 сәгатьтә, район мәдәният йортына рәхим итегез. Керү бушлай.
Айгөл Әхмәтшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев