Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Вәгъдә–иман Татарстан

Республикасы Хөкүмәт йортында шимбә көнне узган традицион видеоконференциядә ветераннар өчен, соципотека программасы буенча, тузган һәм авария хәлендәге торакларны сафка бастыру, авыл клубларын төзү, шулай ук ведомствоара электрон аралашу мәсьәләләре каралды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итүенчә, республикабызда агымдагы ел башыннан 1млн.161 мең квадрат метр торак сафка баскан. 2012нче елда 2млн....

Республикасы Хөкүмәт йортында шимбә көнне узган традицион видеоконференциядә ветераннар өчен, соципотека программасы буенча, тузган һәм авария хәлендәге торакларны сафка бастыру, авыл клубларын төзү, шулай ук ведомствоара электрон аралашу мәсьәләләре каралды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итүенчә, республикабызда агымдагы ел башыннан 1млн.161 мең квадрат метр торак сафка баскан. 2012нче елда 2млн. 480 мең квадрат метр торакны, шул исәптән 481 мең квадрат метры социаль ипотеканы, файдалануга тапшыру планлаштырыла. Бөек Ватан сугышы ветераннары торак сайлаганнар икән, аларның фатирлары иң уңайлы инфраструктуралы урыннарда булырга тиеш. "Сүз биргәнбез икән, моны һичшиксез үтәргә кирәк, "- диде Президент. Ул игътибарын төзелешләрнең сыйфатын яхшыртуга, төзелеш объектларында куркынычсызлык системасын булдыруга юнәлтергә кирәклеген ассызыклады. Слайд материалларыннан күренгәнчә, Мамадыш районындагы дәүләт программасы буенча барган төзелешләр барысы да хәрәкәттә. Берсе дә тәнкыйть утына эләкмәде. Ведомствоара электрон хезмәттәшлек итү эшчәнлеге анализланды. 1нче июльдән 14нче июльгәчә ведомстволар арасында үзара 302 хезмәт күрсәтү үткәрелгән, аларның 204е дәүләт реестрына. Бу хезмәт күрсәтүдәге кимчелекләргә мониторинг үткәрү зарурлыгы турында сөйли. Эш тәҗрибә сорый, шуңа күрә муниципаль берлекләрдә электрон хезмәт күрсәтү сервисы белән турыдан-туры шөгыльләнүчеләр өчен 13-18нче июльләрдә махсус укулар оештырыла. Әлеге мәсьәләләр буенча муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов үзе дә киңәшмә үткәрде. Төзелеш оешмалары җитәкчеләрен, җаваплы хезмәткәрләрне төзелеш сыйфаты һәм объектларны график буенча срогында тапшыруда барлык таләпләрне үтәргә чакырды. Объектларны, урамнарны төзекләндерү, юлларны ремонтлау, асфальтлау-барысы да игътибар үзәгендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев