Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Әкиятне өлге итеп

балалар өчен могҗизалар мәйданчыгы калка. Нократ яр буе яңадан олы төзелеш мәйданчыгына әйләнде. Энгельс урамыннан төшкән җирдә борынгы кирмән калкып чыкты. Аның янына олы гына агач кораб "килеп туктаган". Мондый экзотик кафеларны моңарчы чит илләрдә генә күргән бар иде. Бик тиздән бөтен мамадышлы һәм шәһәребез кунаклары Нократыбыз яр буендагы борынгы...

балалар өчен могҗизалар мәйданчыгы калка. Нократ яр буе яңадан олы төзелеш мәйданчыгына әйләнде. Энгельс урамыннан төшкән җирдә борынгы кирмән калкып чыкты. Аның янына олы гына агач кораб "килеп туктаган". Мондый экзотик кафеларны моңарчы чит илләрдә генә күргән бар иде. Бик тиздән бөтен мамадышлы һәм шәһәребез кунаклары Нократыбыз яр буендагы борынгы замокта яки корабта чәйләп ала алачак. Алар икесе дә Мамадышыбызга нәкъ менә шушы тирәләрдән нигез салына башлавын гәүдәләндерәләр. Олы сәүдәгәр Мәмәйдеш карт та бу якларга, күпсанлы нәсел-ыруы белән, үзләренә яшәү өчен яңа урын эзләп зур корабта килгән бит. Әлеге гаҗәеп төзелеш каршында могҗизалар мәйданчыгы да калыкты. Самолетлардан, вертолетлардан торган карусельләрне, әйләнмә тәгәрмәчне, батутны да моңарчы олы шәһәрләрдә генә күрә идек. Әйтерсең, барысы да әкиятләрдән, кечкенәләр яратып карый торган мультфильмнардан күчкән. Бик тиздән үзебезнең балалар һәм оныкларның иң яраткан урынына әйләнәчәк әлеге аттракционнар. Олы гына бассейнда көймәләрдә йөзәргә мөмкин булачак әле анда. Чәршәмбе көнне кичке якта аттракционнарны эшләтеп караганнар иде. Кыска гына вакытта яннарына әти-әниләре белән бала-чагалар җыелды, күзләре ут яна башлады. Рәхәтләнеп карусельләрдә әйләнделәр, батутта сикергәләделәр алар. "Авыллардан да балаларны алып килүне оештырачакбыз. Авыл баласы җәй буе эштә. Рәхәтләнеп ял итеп кайтсыннар,"-диде муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов. Чишмәдән пляжга кадәр, тау итәгеннән, плитәләр түшәп юл салганнар иде инде. Әлеге юл белән елга арасында футбол мәйданчыгы ясала башлады. Мәйданчыкның өслеген тигез итеп эшләү өчен, бүгенге көндә елга ягында бетоннан стена күтәрелә. Кыскасы, хәзер Мамадышта спортның моңарчы экзотик төрләре исәпләнгән пляж волейболы да, футболы да популярлаша бара. Районыбыз җитәкчелегенең Нократ яр буен тагын да матурлау буенча планнары тагын да бар әле. Төсле музыкалы фонтан янына, палатка урынына, декоратив бизәкле чатыр урнаштырылачак. Чишмә яны да яңа бизәкләр артачак...

Минневәрис Мингалиев

Менә ул яңа мәйданчык!

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев