Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Барысы да өскә калыкты

Узган атнада районның баш белгечләре терлек азыклары хәзерләү техникасының әзерлеген тикшереп чыктылар, яшел уракка старт бирелде. "Хәсәнов" крестьян-фермер хуҗалыгы быел авыл халкы өчен печән генә әзерләячәк, сенаж салмый. "Шакирҗанова" хуҗалыгы печән хәзерләү техникасын парадка тезеп куйган иде. "КСК" комбайны әле ремонттан чыгып җитмәгән. Анда эшләячәк механизатор язгы чәчүдә булды. Козлятнигын...

Узган атнада районның баш белгечләре терлек азыклары хәзерләү техникасының әзерлеген тикшереп чыктылар, яшел уракка старт бирелде. "Хәсәнов" крестьян-фермер хуҗалыгы быел авыл халкы өчен печән генә әзерләячәк, сенаж салмый. "Шакирҗанова" хуҗалыгы печән хәзерләү техникасын парадка тезеп куйган иде. "КСК" комбайны әле ремонттан чыгып җитмәгән. Анда эшләячәк механизатор язгы чәчүдә булды. Козлятнигын чаба башларга кирәк. Хуҗалыкның ягулык белән дә проблемасы бар. Төгәлрәге-аны алырга акчасы юк. "Мамадыш азык-төлек корпорациясе"ндә яшел уракта кырыкка якын техника катнашачак. Алар алдында быел 350 гектарда күпьеллыкларны һәм 612 гектарда азык катнашмаларын җыеп алу бурычы тора. "Сиксән процент техника әзер инде,"-ди баш инженер Рәшит Минниязов. Механизаторлары җитә. Хуҗалыктагы биш пресс-җыйгычның берсе белән эшләячәк Котдүс Кашаповның иңнәрендә, мәсәлән, кырык еллык механизатор хезмәте инде. Аның "МТЗ-80" тракторына да чирек гасыр икән. Шуның белән кышкы айларда ферма малларына азык тарата, яз кырга орлык чыгара, бәрәңге утырта. Чапкычлары, пресслары күп булса да, җәмгыятьнең "КСК" комбайны берәү генә. Былтыр "Рацин" Богородскийдан ярдәмгә бер "Ягуар" комбайны җибәргән булган. Хуҗалыкара тикшерүгә аларның баш инженеры белән баш агрономы да килгәннәр иде. Быел да ярдәм булачагын вәгъдә иттеләр. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ришат Исмәгыйлов җитәкчелегендәге комиссия ул көнне тикшергән хуҗалыклар арасында иң яхшы әзерлек "Семиозерка" җәмгыятенеке дип тапты. Бөтен техникасын ремонтлап тезеп куйган. Алар быелгы язгы кыр эшләрен дә әйбәт әзерлек белән каршылаганнар иде. Усали агрохимикларының терлек азыклары мәйданнары күп түгел. Техникалары ремонтлана. Вакытында җыеп алып бетерәчәкләр. "Чулман-Агро"ың "КСК"сы ремонттан чыгып җитә алмаган иде әле. Аларның быел 540 гектар күпьеллыклары һәм 250 гектар азык катнашмалары бар. "Хәсәнов" һәм "Трудовик" хуҗалыклары шимбә көнне яшел уракны башлап та җибәрделәр. Беренче чиратта бозаулар өчен печән әзерләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X