Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Үсеш акчасыз мөмкин түгел“,–диде ТР Дәүләт Советының комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин һәм ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте

“Бердәм Россия“ көне“ кысаларында районыбызда унбер мәйданчык эшләде. 

“Бердәм Россия“ көне“ кысаларында районыбызда унбер мәйданчык эшләде. 

ТР Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарәләр буенча комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, “Татарстан Республикасы муниципаль беләмлекләре Советы“ бишкарма секретаре Александр Барышев, “Бердәм Рәссия“ БСПнең региональ бүлекчәсе секретаре Геннадий Глушков, республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов муниипалитет бинасының конферецияләр залында авыл җирлекләре башлыклары, “Башлаучы фермер“, “Дәвам итүче фермер“ программаларында катнашырга теләүчеләр белән очрашып, “Хәзерге авыл җирлеген үстерү юллары“ дигән темага түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрделәр.

 

Районыбыз башлыгы Анатолий Иванов авыл җирлекләренең төшзеклешен яхшырту, музыкаль инструментлар, спорт инвентарьлары белән тәэмин итү, балалар мәйданчыклары булдыру өчен кимендә биш ел дәвамында аларның һәркайсын берәр миллион сум күләмендә финаслау (грант, субсидия) белән тәэмит итү өчен махсус программа эшләтеп җибәрү инициативасы белән чыкты. Александр Барышев районыбыз җитәкчесе тәкъдимен гамәлгә кертү өстендә эшләячәкләрен җиткерде. “Урыннардагы проблемалар белән финанс мөмкинлекләре арасындагы аерманың зур булуы бөтенебезне борчый“,–диде ул. Альберт Хәбибуллин референдумнар турындагы федераль законга быелдан башлап үзгәрешләр гамәлгә кертелүен, аларны хәзер һәр авылда аерым үткәрергә, үзарасалым акчаларын күпме җыясын һәм нинди максатларга тотасын һәр авыл үзе аерым хәл итә алуын җиткерде. “Авыллардагы бөтен объектлар, корылмалар буенча ашыгыч төстә инвентаризация үткәреп чыгарга, суд аша буш торганнарын хуҗасыз (бесхозными) дип табарга һәм  алга таба файдалану өчен, аукционнар үткәреп, эшмәкәрләргә, фермерларга бирергә кирәк. Андый биналар буенча суд практикасы бар инде“,–диде Ришат Хәбипов. Фермерлар өчен грантларның быел тагын да арттырылуын да җиткерде ул. Узган ел республикада фермерлар берләшеп 20 җитештерү кооперативы төзегәннәр, аларга техника сатып алу өчен утыз миллион сумга кадәр грантлар бирелгән. Министр урынбасары: “Шундый ук кооперативларны Мамадыш районында да оештырырга мөмкин“,–диде.

 

Авыл җирлекләре башлыклары башкаладан килгән кунакларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Аларның күбесе өстәмә өйрәнеләчәк, җаваплары кабат хуҗаларына җиткереләчәк.
 

Минневәрис МИНГАЛИЕВ
Фото автора

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бердәм Россия Мамадыш Түгәрәк өстәл

2
X