Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадышта яңа мөселман зираты төзелә

Шәһәребездә яңа мөселман зираты төзелә башлады. Аның мәйданы 16 га булачак. Ә урыны Мамадыш совхозы бистәсендә сайланган. Насыйх абый Фазылрахмановка 76 яшь. Мөселман зиратында мәет озату йолаларын төп башкаручы ул. Биредә 1886 нчы елга караган каберлекләр дә бар, ди. Аның әйтүенчә, ел башыннан 40 кеше җирләнгән. 2009 нчы ел дәвамында...

Шәһәребездә яңа мөселман зираты төзелә башлады. Аның мәйданы 16 га булачак. Ә урыны Мамадыш совхозы бистәсендә сайланган.

Насыйх абый Фазылрахмановка 76 яшь. Мөселман зиратында мәет озату йолаларын төп башкаручы ул. Биредә 1886 нчы елга караган каберлекләр дә бар, ди. Аның әйтүенчә, ел башыннан 40 кеше җирләнгән. 2009 нчы ел дәвамында аларның саны 69, 2010 нчы елда 84, узган ел 75 булган.
- Бу зиратта тагын 3-4, күп дигәндә 5 елга урын калып бара. Кайбер кешеләр якыннары янында алдан ук җир алып калалар. Әгәр дә чардуган куелса бу мөмкин эш. Кешене шушы теләгеннән дә мәхрүм итеп булмый бит инде,- ди Насыйх Фазылрахманов.
Мөселман зиратының мәйданы якынча 5 га ны тәшкил итә. Ә яңа зиратта бу сан 16 га булачак. Ул Мамадыш совхозы бистәсендә, христиан зиратыннан өстәрәк урнашкан.
- Бу урынны район башлыгы, шәһәр картлары белән бергәләп килеп карадык. Шунысы әһәмиятле, аның ике ягында да буш басу. Бу кайчан да булса, территорияне тагын да зурайтырга мөмкинлек бирә,- ди Наил хәзрәт.
Яңа мөселман зираты булачак урында төзелеш эшләрен "Мамадыш ТКХ" җәмгыяте коллективы алып бара. Биредә территорияне койма белән әйләндереп ала башлаганнар, зират өенең стеналары күтәрелеп, түбәсе ябылган. Моның өчен төп финанс чаралары социаль әһәмияттәге проектлар конкурсы аша каралган. Шулай ук район һәм республика бюджетларыннан да өлеш чыгачак. Ярдәм итәргә теләүчеләр булса, шәһәр үзәк мәчетенә мөрәҗәгать итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев