Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәм бүләк иттеләр

"Җыр булырлык сүзләр бирдең, Туган телем, рәхмәт сиңа." Тел-аралашу, белем өстәү, зыялылыгыбызны, кешелеклелегебезне күтәрү өчен бирелгән бер чара да ул. Үз телләре булганда гына миләтләр сакланып кала. Әдәбият елы, Халыкара туган тел көне уңаеннан Балык Бистәсе районының Юлсубино (халык телендә Балтач дип йөртелә) һәм Котлы Бүкәш мәктәпләрендә үткәрелгән күңелле очрашуларда...

"Җыр булырлык сүзләр бирдең,
Туган телем, рәхмәт сиңа." Тел-аралашу, белем өстәү, зыялылыгыбызны, кешелеклелегебезне күтәрү өчен бирелгән бер чара да ул. Үз телләре булганда гына миләтләр сакланып кала.
Әдәбият елы, Халыкара туган тел көне уңаеннан Балык Бистәсе районының Юлсубино (халык телендә Балтач дип йөртелә) һәм Котлы Бүкәш мәктәпләрендә үткәрелгән күңелле очрашуларда да анда катнашкан "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева, генераль директорның киңәшчесе, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин, "ТАТМЕДИА" хезмәткәре, шагыйрә Сиринә Мөхәммәтҗанова, "Идел" журналының баш мөхәррире Радик Сабиров, бүлек мөхәррире Рүзәл Мөхәммәтшин, Балык Бистәсе районының "Авыл офыклары" газетасы баш мөхәррире, шагыйрь Вазих Фатыйхов та туган телнең бөеклеген, китапның кешелек уйлап тапкан иң зур могжиза булуын ассызыклап үттеләр. Туган авылы Юлсубино мәктәбенең татар теле кабинетында Равил Фәйзуллинга багышланган стендлар, аның шәхси китапханәсеннән бүләк ителгән, төрле әдипләрнең култамгалары булган китаплар бар. Алдагы очрашуда Сөмбел Таишева белән Равил Фәйзуллин мәктәп китапханәсенә күп итеп китаплар алып килергә вәгъдә иткән булганнар. Вәгъдәләрендә торып, дистәләгән китаплар бүләк иттеләр алар. Радик Сабиров укучыларга үзләренең "Идел" журналын таратты. Равил әфәнде үз исәбеннән ун данә "Идел", биш данә "Казан утлары журналларына яздырырга да вәгъдә итте.
-Күпме генә булсам да, бу мәктәптә дулкынлану хисләреннән арына алмыйм. Без, язучылар, туган телебез, халкыбыз турында уйлыйбыз. Ата-бабаларыбыздан калган буыннарның акылы - китапларыбызда. Китаплардан читләшмәгез,-диде ул. Кичәдә катнашучыларга шигырьләрен дә бүләк итте. Радик Сабиров журналларының сайтында төрле конкурслар оештырулары, җиңүчеләрне журналга подписка белән бүләкләүләре турында сөйләде. Рүзәл Мөхәммәтшинны көчле алкышларга күмеп, кат-кат яңа шигырьләрен укуын сорадылар.
-Тормышым әдәбият белән нык бәйләнгән. Әнием Илсөяр Хәйруллина - журналист. Яңа китап алып кайтуы-бәйрәм иде. Мәктәптә дә татар теле укытучыбыз шагыйрьләр, язучылар белән очрашулар үткәреп кенә торды. Бер классташыбызның әнисе китапханәче иде. Ул безгә яңа кайткан китапларны гел укырга биреп торды. Китапларны чиратлашып укый идек,-дип искә алды Сөмбел Нурисламовна. Әдәбият елы уңаенннан әдипләр белән мондый очрашуларны Лаеш, Арча, Азнакай районнарында да планлаштыруларын да әйтеп узды ул. Кичәне алып баручы Вазыйз Ватыйхов та очрашуда катнашучыларга шигырьләрен бүләк итте.
Юлсубиноның әлеге мәктәбе 1999нчы елны файдалануга тапшырылган. Бүгенге көндә төп мәктәп исәпләнә. Революциядән соңгы елларда әлеге авылда туып-үскән Хуҗаҗан мулла кызы Зәйнәп Бәширова "Очкыннар" (1921) һәм "Яшь инкыйлабчы" (1923) исемле шигырьләр китаплары чыгарган булган. Мәскәүдә кызыл журналистлар мәктәбен тәмамлаган. Соңгы елларда әлеге мәктәпне тәмамлаучылардан Илнур Фәйзерахманов "Болгар" радиосында эшли, Эльмира Гарифуллина Казан дәүләт университетын журналистика белгечлеге буенча тәмамлаган, бүген Төркиядә яши. Нәзирә Мостафина "Гомер тукталышлары" исемле китап чыгарган. 7нче сыйныф укучысы Алсу Нәҗмиева белән 9нчы сыйныф укучысы Айгөл Шакирова мәкаләләр һәм шигырьләр язгалыйлар икән. ӨДимәк, дары базында дары бетмәгән әле.
Котлы Бүкәш мәктәбендәге очрашу да бик җылы узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев