Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Беренче модульле ФАП

"Беренчел санитар-медицина ярдәме күрсәтү учреждениеләрен төзү" программасы нигезендә, быел Татарстанда 72 модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелергә тиеш. Шуларның өчесен безнең районда сафка бастыру планлаштырылган. Җөри авылының фельдшер-акушерлык пункты бүгенге көндә 1950 нче елда төзелгән бинада урнашкан. Анда якынча 385 кешегә беренчел медицина ярдәме күрсәтәләр. -Көнгә уртача унике-унөч кеше мөрәҗәгать итә. Күбесе...

"Беренчел санитар-медицина ярдәме күрсәтү учреждениеләрен төзү" программасы нигезендә, быел Татарстанда 72 модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелергә тиеш. Шуларның өчесен безнең районда сафка бастыру планлаштырылган.

Җөри авылының фельдшер-акушерлык пункты бүгенге көндә 1950 нче елда төзелгән бинада урнашкан. Анда якынча 385 кешегә беренчел медицина ярдәме күрсәтәләр.
-Көнгә уртача унике-унөч кеше мөрәҗәгать итә. Күбесе кан басымының югары булуы һәм йөрәк авыруларына зарлана,- ди фельдшер-акушер Рая Никитина.
Озакламый бу бинада авылның китапханәсе эшли башлар дип көтелә. Ә медицина ярдәме яңа модульле ФАП та күрсәтеләчәк. Мондый төр офисларны "Азнакай Нефтемаш заводы" ААҖ җитештерә. Ә монтажлау эшләрен, инженерлык коммуникацияләрен сузуны завод белән килешү төзегән оешмалар башкара. Шимбә көнне шундый ФАП ның берсен Җөри авылында монтажлый башладылар. Бу эш белән Кукмара районыннан килгән 6 кешелек бригада шөгыльләнә.
Бинаның зурлыгы 62,5 квадрат метрны тәшкил итә, аны электр энергиясе җылытачак. Объектның стенасы ун сантиметр калынлыктагы сэндвич-панель, ә бүлмә аралары шушындый ук материалның биш сантиметр калынлыктагысыннан җыела. Төзүчеләр әйтүенчә, бина тулысынча ике атнадан монтажланып бетәчәк.
Дамир Хаҗиев сүзләреннән мәгълүм булганча, модульле ФАПлар алга таба Пойкино һәм Югары Ушма авылларында төзеләчәк. Аларны җиһазлар белән тәэмин итү шулай ук "Беренчел санитар-медицина ярдәме күрсәтү учреждениеләрен төзү" программасы кысаларында тормышка ашырылачак. Бу көннәрдә районыбызның ике табиблык амбулаториясе һәм унтугыз фельдшер- акушерлык пунктында капиталь ремонт, Мамадыш совхозы һәм Шәдче табиблык амбулаторияләрен төзү эшләре бара.
Модульле ФАПлар төзелешенең барышы хакында шимбә көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән видеокиңәшмәдә дә сөйләштеләр. Республика башлыгы эш темпларын тизләтү бурычын куйды. Аның искәртүенчә, һәр очракта да сыйфат беренче урында булырга тиеш. Биредә шулай ук күпфатирлы йортларны, мәгариф учрежденияләрен капиталь ремонтлау, мәдәният йортларын төзү мәсьәләләре дә күтәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X