Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Акча үзе яумый

Бүген бик күп авыл җирлекләре башлыклары балалар саны кими, туучылардан үлүчеләр күбрәк, яшьләр калмый, торак пунктлар картая, дип лаф ора. Түбән Якедә исә нәкъ киресе. МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ Әлеге авыл елдан-ел матурлана бара, яңа йортлар, абзар-куралар калка. Чөнки халкы гомер-гомергә эшчән, черәш булды. Совет заманнарында да хатыннары шәл бәйләп, ирләре итек...

Бүген бик күп авыл җирлекләре башлыклары балалар саны кими, туучылардан үлүчеләр күбрәк, яшьләр калмый, торак пунктлар картая, дип лаф ора. Түбән Якедә исә нәкъ киресе. МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ Әлеге авыл елдан-ел матурлана бара, яңа йортлар, абзар-куралар калка. Чөнки халкы гомер-гомергә эшчән, черәш булды. Совет заманнарында да хатыннары шәл бәйләп, ирләре итек басып, сатарга төрле якларга чыгып китәләр иде. "Әтинең бәрәңге сатарга Астраханьга кадәр барганын хәтерлим,"-ди авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Низаметдинов. "Бәләкәй чакта әти белән итек баса идек,"-ди мәктәп директоры Фоат Насыйбуллин. Ә бүгенге авыл халкы Мәскәү-Уфа трассасындагы "Сайкичү" базарында. Хәер, моннан егерме ел элек үзләре үк кыстыбый, сөт сатып оештырдылар бит инде алар аны. Җәй көне җиләк белән гөмбә сатып кына да 150-160 мең сум акча кертүчеләр бар биредә. Быел көнгә 12шәр мең сумлык җиләк сатучылар да булды, дип тә сөйлиләр. Унберенче сыйныфны тәмамлаган егетләр, укуларын дәвам итү өчен, утын кисеп, ярып саталар. Бер нәрсә генә гаҗәбрәк-гаилә фермер хуҗалыклары оештыручылар гына юк икән әле биредә бүгенге көндә. Югыйсә, халык малны да күпләп асрый. Авылда күмәк хуҗалык калмагач, халык үз көнен үзе күрергә өйрәнеп беткән. Хөкүмәт бирә торган субсидияләргә өметләнгәнче, акчаны үзебез тизрәк һәм җиңелрәк табарбыз, диләр бугай. Китапханәче Гүзәлия Искәндәрова, мәсәлән, улы белән 12 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 4 сыер, бер ат тота. Дегетле һәм Яке авыл җирлекләренә визиты вакытында муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов аңа яңа абзар җиткерү өчен бер мең данә блок бирергә вәгъдә итте. Түбән Якедә 300дән артык мөгезле эре терлек бар бүгенге көндә, шуларның 145е-савым сыерлар. Былтыр гына алар 121 булган. Шәхси кулларда 32 "ГАЗ-53" автомашинасы, 34 көпчәкле трактор, дистәләгән чапкыч, сабан һәм арба исәпләнә. Ә җиңел машиналар кайберәүләрдә икешәр. Чаллылылар авыл башына күмәртәләп сату базасы оештырганнар. Бөтен тирә-юнь халкы йөри анда товарга. Шул ук вакытта, Түбән Якенең үз эчендәге РайПО һәм шәхси кибетләр дә ай саен 150-200әр мең сумлык товар саталар. Чөнки халыкның акчасы бар. Быел көз бирегә күпер төзүчеләр һәм Алексеевский юлчылары килеп урнашты. Алексеевскийлылар панель йортлар, вагончыклар алып килеп куйганнар. Җитмешләп кеше торып эшли анда. Идән юу өчен сигез мең сумга Түбән Якедән техничка таба алмаганнар. Элек мәктәптә техничка булып эшләп пенсиягә чыккан бер апаны көчкә ризалаштырганнар. Чөнки авыл халкының акчага мохтаҗлыгы юк. "Әлеге юлчылар булганда урамнарыгызны яхшылап ясап калыгыз,"-дип киңәшләрен бирде районыбыз җитәкчесе. Әти-әнисе кытлык кичермәгәч, яшьләр таралышмый, авылда калалар, быел 8 бала туган. Ә үлүчеләр ике тапкыр кимрәк. Бер Түбән Якедән генә дә мәктәптә 59 бала укый. Җиде яшькә кадәрге 30 бала бар авылда. Ә Дегетле авыл җирлегендә бөтенләй киресе, авыл картая. Покровскийда алты йорт кына калган инде. Дегетле колониясенең үз тормышы. Алар биредә тормышны сүндермичә тотып торалар. Ул республиканың төрдәш учреждениләре арасында алдынгылар исемлегендә. Җирләрне буш яткырмас өчен, районыбыз җитәкчесе күпьеллыклар чәчәргә киңәш итә. Ике ел рәттән Покровский тирәләрендә берничә авыл җирлеге печән әзерләгән иде инде. Бу-халыкны терлек азыгы белән тәэмин итү мөмкинлеген тагын да арттырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев