Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Спортчылар шаянрак

Ай ярымга сузылган бәйгеләргә сишәмбе көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә нокта куелды. Шушы вакыт эчендә тамашачылар хөкеменә 24 команда үзләренең шаяннар, тапкырлар мәҗлесендә осталыкларын күрсәттеләр. Николай Михайлов Конкурс шартлары буенча финалга алты гына коллектив чыгарга тиеш иде, ләкин мәртәбәле жюрига ярышлар барышында иң-иңнәрен сайлап алу җиңел булмады. Шуңа күрә дүрт...

Ай ярымга сузылган бәйгеләргә сишәмбе көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә нокта куелды. Шушы вакыт эчендә тамашачылар хөкеменә 24 команда үзләренең шаяннар, тапкырлар мәҗлесендә осталыкларын күрсәттеләр.

Николай Михайлов
Конкурс шартлары буенча финалга алты гына коллектив чыгарга тиеш иде, ләкин мәртәбәле жюрига ярышлар барышында иң-иңнәрен сайлап алу җиңел булмады. Шуңа күрә дүрт коллективка карт-бланш бирелде. үзләренә булган ышанычны финалда акламаучылар да булды. Кайберләре халык арасында киң таралган мәзәкләр җыелмасыннан сәхнәләштерелгән күренешләрне тамашачы һәм жюри хөкеменә тәкъдим иттеләр. Кендектән астан йөрүчеләр дә булды. Ә менә кем финалга ныклап әзерләнгән, алар "Музыкаль сәламләү", "Разминка" һәм "Өй эше"н, чын мәгънәсендә, юморга әверелдерделәр. Шунысы сөенечле, вакыйгаларның зур күпчелеге җирле материалларга корылган иде. Шимбә өмәләрендә, "Апрель" кафесында, колбаса цехында, мәктәпләрдәге дәресләрдә, спорт мәйданчыкларында, һәм башка урыннарда барган вакыйгаларның шаһитләре дә булдык әлеге кичтә. Төрле кискен проблемалар, яшәешебездәге кимчелекләр дә күтәрелде чыгышларда. Кайбер җитәкчеләрнең образларына оста керүчеләр дә табылды. Йомгаклау өлешендә чыгыш ясап, муници!!паль район башлыгы Анатолий Иванов: "Сез әйткән кимчелекләрне истә тотарбыз. Өмәләрнең санын да арттырырга туры килер, - дип шаярып алды. Аннары җитдиләнеп: - Әлеге конкурс шәһәребездәге оешма-предприятиеләрнең, учреждениеләрнең сәнгатькә битараф булмауларын тагын бер кат исбатлады. Чыгышларны тамаша кылганнан соң, дөньяга, тормышка башка күзлектән карадык. Жюрига да иң-иңнәрен сайлап алу җиңел булмагандыр. Чөнки һәр коллектив үзләренең шаян, тапкыр булуларын шушы сәхнәдә күрсәттеләр. Барлык җитәкчеләргә, коллективларга ихлас күңелемнән рәхмәт җиткерәм." Нәтиҗәләргә килгәндә, гран-прига район яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең "Отпетые спортсмены" командасы лаек булды. Төп нигезен шәһәрдәге 4нче санлы мәктәп коллективы тәшкил иткән "Молодые ветра", район мәгариф бүлегенең "Стиляги" һәм 87нче һөнәри лицейның "Джентельмены удачи" командалары беренче-өченче урыннарны яуладылар. Калганнар төрле номинациядәге дипломнар тапшырылды. Иң оста уенчылар дип Сергей Карасев (РайПо) һәм Илдус Габдрахманов (4нче санлы мәктәп) табылды.
"Отпетые спортсмены" чыгыш ясый. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев