Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Кече Кирмән “Сандугач”ы “Салават күпере”ндә сайрады

"Радуга-"Салават күпере" беренче республика балалар-яшүсмерләр фестивале милли мәдәнияткә гашыйк 6-18 яшьлек сәнгатькәрләрне 21нче апрельдә башкалабызга җыйды. Татар, рус, украин, чуваш, удмурт җырчылары, Кавказ, Себер, Европа халыклары биючеләре, төрледән-төрле вокаль-инструменталь ансамбльләр Татарстан Халыклар дуслыгы йортында көне буе көч сынаштылар. Кече Кирмән авылының Фарил Дөлмиев җитәкчелегендәге 23 кешелек "Сандугач" халык уен кораллары...

"Радуга-"Салават күпере" беренче республика балалар-яшүсмерләр фестивале милли мәдәнияткә гашыйк 6-18 яшьлек сәнгатькәрләрне 21нче апрельдә башкалабызга җыйды. Татар, рус, украин, чуваш, удмурт җырчылары, Кавказ, Себер, Европа халыклары биючеләре, төрледән-төрле вокаль-инструменталь ансамбльләр Татарстан Халыклар дуслыгы йортында көне буе көч сынаштылар. Кече Кирмән авылының Фарил Дөлмиев җитәкчелегендәге 23 кешелек "Сандугач" халык уен кораллары балалар ансамбле кичен Татар дәүләт филармония концертлар залында оештырылган гала концертта конкурстан тыш чыгыш ясап, тамашачыларның күңелләрен әсир итте. Коллектив Татарстан Мәдәният министрлыгы, Халыклар Ассамблеясы, Халыклар дуслыгы йортларының актив катнашучы дипломына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев