Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Балкыш”та балкыр чак

Үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннар арасында "Балкыш" республика фестивале старт ала. Ялгыз җыр, вокаль ансамбль, вокаль-инструменталь ансамбль, хор коллективы, фольклор, поэзия, хореография номинацияләрен үз эченә алган бәйгенең район туры өч этапта үткәрелә. Беренче сайлап алу туры районыбызның һәрбер торак пунктында уза. Икенче этап 14-28нче февраль көннәрендә районның биш икътисадый зонасында муниципаль...

Үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннар арасында "Балкыш" республика фестивале старт ала. Ялгыз җыр, вокаль ансамбль, вокаль-инструменталь ансамбль, хор коллективы, фольклор, поэзия, хореография номинацияләрен үз эченә алган бәйгенең район туры өч этапта үткәрелә. Беренче сайлап алу туры районыбызның һәрбер торак пунктында уза. Икенче этап 14-28нче февраль көннәрендә районның биш икътисадый зонасында муниципаль берәмлекләрнең ветераннар советлары белән берлектә оештырыла. 11нче мартта, 9.00 сәгатьтә соңгы сайлап алу туры үткәрелә. Гала-концерт-шул ук көнне район мәдәният йортында 19.00 сәгатьтә башлана. Бәйгенең район туры җиңүчеләре график нигезендә 20нче апрельгә кадәр Кукмара районында чыгыш ясый. Анда Кукмара, Мамадыш, Әгерҗе, Балтач, Теләче, Питрәч, Саба районнары ветераннары катнашуы көтелә. Республика "Балкыш" фестиваленең йомгаклау этабы Казанда узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев